Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Татар Янтыгы авылы халкы җәй тәмен тойды

Иң татлы бәйрәмне Татар Янтыгы авыл мәдәният йортында оештырдылар.

Карбыз көне нәкъ 1878 елда АКШта барлыкка килгән. Хәзер исә аны бөтен дөньяда билгеләп үтәләр. Бу көнне Татар Янтыгында да беренче ел гына бәйрәм итмиләр. Әлеге бәйрәм датасы өченче августка туры килә. Бу зур җиләк эссе җәйге көндә сусауны басу өчен иң кулай нәрсәнең берсе булып тора.Карбыз уңышыннан авыз итәргә һәм күңел ачарга бик күп авылдашлар — кечесеннән алып олысына кадәр җыелды. Алар бергәләп төрле күңелле уеннар уйнадылар, «карбызлы» табышмакларга җавап эзләделәр, бию флешмобларында катнаштылар.Бәйрәмнең иң кызыклы ноктасы — яңа өзелгән карбызлардан авыз итү булды. Бәйрәмгә килгән һәркем үзенең шатлык һәм яхшы кәеф өлешен алды.Ял көне моның белән генә тәмамланмады. Кояш баю белән дискотека башланды, ул бу ачык һәм күңелле көнне йомгаклады.
Фотоны Раушания Кашапова тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татар Янтыгы авылы халкы җәй тәмен тойды