Державино авылында яшәүче әтиебез Әнвәр белән әниебез Кәүсәрия Хәлиуллиннарның бергә тормыш коруларына 50ел
Кадерле, яраткан әти-әниебез! Сезне чын күңелебездән бәйрәмегез белән котлыйбыз! Исәнлек- саулык, күңел тынычлыгы белән, бәрәкәтле озын гомер итүегезне телибез!
Сез бит безнең өчен, әти-әни,
Иң кадерле кешеләребез.
Тигезлектә, бәхет- шатлык белән
Гел куанып кына яшәгез.
Тормышыбызның яме, нуры бит сез,
Без бәхетле тик сез булганда.
Безгә үрнәк булып, хөрмәт тоеп
Яшәсәгез иде дөньяда.
Кызларыгыз Гөлнур белән Зөлфия, кияүләрегез һәм оныкларыгыз.
Нет комментариев