Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән!
Районның хөрмәтле кешеләре!
Сезне чын күңелдән искиткеч бәйрәм: никахны саклаучы изгеләр Петр һәм Феврония – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлыйм!
Петр һәм Феврония Муромскийларның гаилә берлеге язмышның барлык сынауларын үтә һәм гаилә бәхете һәм тугрылык символына әйләнә.
Бу бәйрәм мәхәббәт һәм күңел җылысы белән сугарылган, буыннар берләшүе билгесе.Үзебез яраткан, туганнар һәм якыннар янәшәсендә без туган мөнәсәбәтләр, гади кешелеклелек кыйммәтләре мөһим булуын аеруча тоябыз.
Сезнең гаиләләрдә һәрчак бәхет, ышаныч, өмет, хөрмәт һәм үзара аңлашу хөкем сөрсен. Үз гаиләләрегезне саклагыз! Һәр көн үзегезгә кадерле кешеләргә җылы һәм ярату сүзләре әйтегез! Бәйрәм белән!
Лаеш муниципаль район башлыгы М.П. Афанасьев.
Нет комментариев