Син бит безнең һәммәбезгә
Балкыган кояш сыман.
Җир йөзендә бар игелек
Синең күңелгә сыйган.
Чал чәчләрең бигрәк күркәм,
Күзләреңдә горур сабырлык.
Ягымлы сүз, тыйнак акыл –
Барысы да үрнәк алырлык.
Шатлык-сөенечләр ташламасын,
Кайгы-борчу ишек какмасын.
Ходай сине һәр барчабыз өчен
Күз карасы кебек сакласын.
Изге теләкләр белән балалары, оныклары.
Нет комментариев