“Ак мәчеттә” ярымайлар балкый
җәмгыять

“Ак мәчеттә” ярымайлар балкый

Тиздән монда азан яңгырар, догалар укылыр, мөселман йолалары үтәләчәк, мәдрәсәдә укулар башланыр (мәчеттә өч уку сыйныфы булачак).

Автор фотосы

Хәйриячеләр ярдәме белән киләчәктә монда чистартылган эчәргә яраклы сулы чыганак һәм ял итү өчен парк булачак. Ак мәчет тәүлек әйләнәсе эшләячәк. Усадыдагы “Ихлас” мәчете үрнәгендә хатын-кызлар һәм ир-егетләр өчен керү урыннары аерым булачак. Сәламәтлекләре чикләнгән мөселманнар өчен пандуслар ясалачак һәм лифт урнаштырылачак. Беренче катта ирләр догалар укыячаклар. Мөселман хатын-кызлары өчен икенче кат билгеләнгән. Цоколь катта тәһарәт алу өчен бүлмәләр булачак. Намаз алдыннан бу мәҗбүри гамәл.

Краннар ярдәмендә өч ярымай күтәрелде. Бу вакытта шәһәр халкы һәм кунаклар догалар укыдылар. Монда килгән һәр кешенең карашы киләчәккә өмет һәм ышану белән күккә төбәлде. Лаешлыларның күбесе өчен Ак мәчет ачылу -  күптән көтелгән вакыйга. Аны ачу 2023 елның җәенә ниятләнә.

Мәчет янындагы территория төзекләндерелә башлаячак. Эшләр күп әле: җылы идән ясау, эчке эшләр, җылыту системасы, вентиляция урнаштыру, бизәү, мебель кую.

Түбәдә гөмбәз тирәли иксез-чиксез Кама киңлекләренә һәм яраткан Лаешыбыздагы өйләргә соклану өчен күзәтү мәйданчыгы ясау да күздә тотыла. Мондый зур төзелеш Лаеш районы мөхтәсибе Гатауллина Рәүһәт хәзрәт һәм аның ярдәмчеләре тырышлыгы белән башланды. Кызганычка каршы, Рәүһәт хәзрәт арабыздан китте, әмма ул башлаган эшне аның дини кардәшләре, хәйриячеләр тәмамлаячаклар. Ярымайлар күтәргәндә православие һәм мөселман дине вәкилләре дә катнашты.

-Элек-электән шәфәгатьле булу һәм халык гореф-гадәтләрен һәм йолаларын хөрмәтләү, рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне саклау һәм догалар уку зарур. Аллаһка мөрәҗәгать итү бу чынлап бер рәхәтлек бирә. Догаларның көче зур. Район хакимияте һәм мәхәллә халкы белән берлектә без Татарстан Республикасында мәчетләр төзергә тырышабыз, мә шә әллааһү, тиздән Лаешта җәмигь мәчете барлыкка киләчәк, - дип мөрәҗәгать итте бу тантанага килүчеләргә Татарстан мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров.

 Район башлыгы Илдус Зарипов төзелә торган Аллаһ йортын эчтән карады, төзелеш барышы белән кызыксынды һәм әзер мәчет проектын карады. Дин әһеле игумен Никодим (Шушмарченко) элек-электән Рәсәйдә безнең халыклар дус-тату, күршеләр булып яшәүләрен билгеләп үтте.

 - Православие динен тотучылар да, мөселманнар да безне булдыручы Аллаһка ышаналар һәм аны данлыйлар. Без бар эшне бергәләп һәм дустанә башкарырга, әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләрне сакларга һәм аны яшь буынга тапшырырга тиешбез, - дип мөрәҗәгать итте Троицкий утары наместнигы мөселманнарга.

Үзен Илдар дип таныткан чыгыш ясаучы йөрәккә үтә торган сүзләр әйтте: “ Әлегә мәчетләргә ихтыяҗ һәм җәмәгать бар икән – мәчетләр төзеләчәк! Алар халыкка калыр, Әлхәмдүлилләһи”.


Лаеш районы камская новь кама ягы

Нет комментариев