Анна Андреевна: "Коридор белән бер генә сыйныф»
91 яшьлек пенсионер сугыш вакытындагы авыр балачагы турында искә ала
Гомерем буе Карадулида яшәдем. Әти-әниебезгә без бишәү идек. Сугыш башланганда миңа 12 яшь иде. Әни колхозда эшләде, ә әти өйдә утырды. Ул колхозда эшләргә теләмәгәнлектән, бездән барысын да тартып алдылар. Ишегалды корылмаларын сүттеләр, имән такталарны кубардылар, кладовойны ваттылар, савыт-сабаны тартып алдылар.
Әтине, яше чыгу сәбәпле, фронтка алмадылар. Җәй көне чабата үрде, ә кыш көне бар авылга киез итекләр ямады. Кешеләр, кем нәрсә белән булдыра ала, шулай түләделәр.
Балалар фронтта ниләр булганын белми иде, чөнки өлкәннәр безгә берни дә сөйләмәде. Мәктәптә бер генә сыйныф укыдым. Тиктормас кыз идем. Бервакыт дәрестә җырлап җибәрдем, шуңа мине кудылар. Әти миңа мәктәпкә башка йөрмәскә рөхсәт итте. Менә шулай итеп минем белемем «бер сыйныф һәм коридор» булып калды. Ә апаларым һәм абыйларым яхшы укыдылар.
Без бик начар яшәдек, очын-очка көчкә ялгадык. Барысы кебек черек бәрәңге җыйдык, киптердек, төйдек һәм ашадык. Язын җиләккә йөрдек. Әти-әниләр безгә бер кәрҗин җыярга куштылар. Аланга килдек, ә апам җиләкләрне күреп алды һәм, җыяр урынына, аларны ашый башлый. Ашый да ашый, туктала алмый. Көз көне, бәрәңгебез кечкенә генә ике капчык булгач, әни уйга калды: аны орлыкка калдырыргамы, әллә ашаргамы. Өмете өзелүгә түзә алмыйча, ул аңын югалтты.
Моның кадәр дә уңыш булмаган еллар да булды. Хәтерлим әле, бервакыт көчле яңгыр яуды. Безнең бакчаны су юып алып китте. Болар ачлык еллары булды.
Балалар өлкәннәр белән беррәттән эшләделәр. Таң белән торып, колхоз басуларына эшкә китә, ә кичен өйгә кайтып, караңгыга кадәр үз бакчабызда эшли идек. Су сибү өчен суны көянтә белән елгадан ташыдык. Суны көнгә ике тапкыр: иртән һәм кичен сиптек, ә анда озынборыннар, чебен-черки. Бик нык борчыдылар. Өйгә хәлсезләнеп кайтабыз, уеннар өчен бернинди көч тә калмый иде инде.
Бер очрак булды, мине ничектер үгез белән тырмаларга басуга җибәрделәр. Ике полоса үтеп, ул яшел болыннарны күрде һәм шунда йөгерде. Мин аны бар көчемә тыярга тырыштым, ләкин юкка. Көчсезлектән җиргә яттым да елый башладым.
Бервакыт без җир сөргәндә, патрон таптык. Күршебез, аны безнең кулда күреп, тартып алды. Ул аңардан зажигалка ясарга теләгән, аңа суккан һәм ул шартлаган, күршебез күзсез һәм бармакларсыз калды.
Бераз үскәч, мине, 13 яшьлек кызны, урман кисәргә җибәрделәр. Эш бик авыр иде. Барысын да үзебезгә ташырга туры килде.
Мин инде сугыш беткәнен каян белүемне дә хәтерләмим. Тик бер нәрсә генә әйтәм: Аллага шөкер, сугыш бетте!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев