Бүген ялга кайткан мобилизацияләнгәннәр Лаеш районы җитәкчелеге белән очрашты
Район җитәкчелеге барлык үтенечләрне шәхси контрольгә алды һәм якын арада мәсьәләләр хәл ителәчәк.
Дүрт сугышчы якыннары белән чәй эчкәндә район башкарма комитеты җитәкчесе Азат Нурмөхәммәтов, Лаеш районы Башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова һәм Лаеш хәрби комиссариатының гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруны әзерләү бүлеге начальнигы ярдәмчесе Айрат Гайнуллин белән шәхси һәм уртак мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Татьяна Петровна район хакимиятенең безнең сугышчыларга һәм аларның гаиләләренә ничек ярдәм итә алуы белән кызыксынды. Катнашучыларның җавабы тыйнак: утын алып килергә һәм территориядә үлән чабырга сорыйлар.
— Егетләр, барыгызга да көч һәм сәламәтлек. Иң мөһиме, үзегезне саклагыз, — дип теләде мобилизацияләнгәннәргә Татьяна Петровна.
Район җитәкчелеге барлык үтенечләрне шәхси контрольгә алды һәм якын арада мәсьәләләр хәл ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев