Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Минем бабам сугыштан Җиңүдән соң бер ел үткәч кенә әйләнеп кайта

Үзенең бабасы турында Г.Р.Державин исемендәге Сокуры урта мәктәбенең 6 «А» сыйныфы укучысы Анна Орлова сөйли.

Бүген сүз батыр лейтенант, орден иясе, тыныч вакытта танылган умартачы булган Кузнецов Василий Иванович турында барачак.

Минем бабам Василий Иванович Кузнецов 1943 елның язында кече лейтенант званиесендә Саратов хәрби училищесын тәмамлый һәм Белорус фронтына җибәрелә. Июль аенда дошманның уты астына эләгә, ике яра ала - кулы һәм боты яралана. Госпитальгә эләгә. Ноябрь аенда янә фронтка китә. 1944 елда тагын тез буыны яралана. Сәламәтләнгәч, яңадан туган илебезне якларга китә. Җиңүне Чехословакиядә өлкән лейтенант булып каршылый. Әмма аны демобилизацияләмиләр: Украинаны торгызырга җибәрәләр. Өйгә 1946 елның язында гына бик күп медальләр һәм бүләкләр белән кайта. Өйләнә, йорт сала, үз хуҗалыгын булдыра. Хатыны Серафима белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Кечкенәсе - ул безнең әби, Татьяна Васильевна. Бабам танылган умартачы була, районның күп кенә дәрәҗәле түрәләре аңа еш кына урман балы артыннан киләләр. Ул 1982 елның 22 апрелендә вафат була. Ул вакытта аның өч оныгы була инде.

Хәтерлибез... Кайгырабыз... Горурланабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев