Өлешчә мобилизациягә кагылган сорауларга Лаеш районы хәрби комиссары Александр Афанасьев җавап бирә.
Александр Юрьевич, Лаешта яшәүче Галина Н. иренең броне саклану турында кызыксына. Эш менә нәрсәдә, ул Татарстанда эшләми, башка төбәктә. Ул предприятиедә аның броне бар. Әмма хәрби исәптә монда тора. Аның броне сакланамы?
-Әйе, бронь саклана. Бу очракта мобилизация буенча чакыру хәрби исәптә булган урынга бәйле түгел.
Мобилизацияләнгән егетләрнең күбесенең чәчләре озын. Аларга чәчне кистерү мәҗбүрме? Хәрби хезмәткә озын чәч белән килергә ярыймы?
-Мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрнең тышкы кыяфәте матур булырга тиеш: кыска һәм пөхтә итеп алынган чәч һәм вакытында кырыну. Озын чәчле яшь кешеләргә чәчтарашка барырга туры килер.
Нет комментариев