Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Урам һәм подъездларны дезинфекцияләү коронавирус белән көрәшергә булыша

COVID-19 коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны арта бара. Пандемияне туктату өчен аңа каршы көрәшнең барлык яңа алымнары кулланыла.

Һава шартлары мөмкинлек биргәннән соң, урамнарны, җәмәгать урыннарын һәм күпквартирлы йортларның подъездларын дезинфекция чаралары белән эшкәртү башланды.

Начар һава шартлары озак вакытлар дезинфекцияләүне башларга мөмкинлек бирмәде. Яңгырлар ява башлагач, һава җылынгач, санитар эшкәртү эшләре башланды. Беренче чиратта урамнар, мәйданнар, тукталышлар, иҗтимагый киңлекләрне эшкәртә башладылар.

- Дезинфекция өчен махсус дезинфекция чарасы кулланыла, - дип сөйләде Лаеш шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Арефьев. – Барлык эшләр дә Роспотребнадзор белән килештерелгән. Аларны әзерлекле, укытылган персонал башкара. Урамнар ике-өч көнгә бер тапкыр эшкәртеләчәк, ә йортларның подъездлары көн саен. Алар махсус санитар-эпидемиологик режим тәмамланганчы эшкәртеләчәк

Дезинфекция буенча эшләргә Роспотребнадзор, идарәче компанияләр, ветеринария хезмәте һәм Лаеш районының башка оешмалары көчләре җәлеп ителгән. Шәһәр башкарма комитетында дезинфекция өчен кулланыла торган натрий гипохлориты эремәсе кешеләр һәм йорт хайваннары өчен куркынычсыз дип ышандырдылар. Эшкәртүне җәяүлеләр зонасын тулысынча каплап, бик җентекләп башкарганнар, шулай ук эскәмияләр, фонарь баганалары һәм инфраструктураның вирус булырга мөмкин булган башка элементлары да эшкәртелгән.

Бөтен район буенча күпквартирлы йортларның подъездлары да җентекләп эшкәртелә. Дезинфекция ишекләр, баскыч тоткалары, тәрәзәләр, подъезд диварлары һәм лифтларга ясала. Әлеге эшләр көн саен үткәрелә. Ә район Башкарма комитетында бер генә йорт та, бер генә подъезд да эшкәртелмичә калмавын игътибар белән күзәтәләр. Боларның барысы да гражданнарны мөмкин кадәр саклау һәм куркыныч инфекциянең таралу мөмкинлеген киметү өчен кирәк.

Халыкка подъездларны санитар эшкәртү вакытында баскыч мәйданчыкларына чыкмаска һәм саклык чараларын үтәргә киңәш ителә, дип искәртәләр. Шулай ук шәһәр кешеләренә үз-үзеңне изоляцияләү режимын сакларга һәм бик кирәк булмаганда өйдән чыкмаска киңәш итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев