Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Фермерлар укый

Сөт һәм ит җитештерү тулы бер фән ул. Шуңа күрә Лаеш районында ярдәмче хуҗалыклары булганнарга, терлек асраучыларга практик ярдәм күрсәтергә булдылар. Укуның теоретик өлеше Лаеш техник-икътисад техникумында үтте. Практик өлеше - "Хәерби" ЧҖҖ товарлыклы-сөтчелек фермасында. Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе укытучылары, ТР ветеринария баш идарәсе белгечләре һәм Лаеш...

Сөт һәм ит җитештерү тулы бер фән ул. Шуңа күрә Лаеш районында ярдәмче хуҗалыклары булганнарга, терлек асраучыларга практик ярдәм күрсәтергә булдылар.

Укуның теоретик өлеше Лаеш техник-икътисад техникумында үтте. Практик өлеше - "Хәерби" ЧҖҖ товарлыклы-сөтчелек фермасында. Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе укытучылары, ТР ветеринария баш идарәсе белгечләре һәм Лаеш ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар вәкилләрен йорт хайваннарына беренче ветеринария ярдәме күрсәтергә өйрәттеләр.

Кыска сроклы курслар тәмамлангач укуда булган 10 кеше тиешле үрнәктәге таныклык алды. Боларның барысы тантаналы төстә үтте. Документларны ТР ветеринария табибларының "Ветеринар Ассоциация" берләшмәсе директоры Рифат Хәмзин тапшырды.

Ветеринария лабораториясе медире Рәзинә Фаязова сөйләвенчә, кече белгечләрне Лаеш ветберләшмәсе начальнигы Олег Портнов уку төгәлләнү белән котлаган. Ул аларга эшләрендә уңышлар һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек теләгән.

Рәзинә Фаязова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район