Татарстанда гражданнарның урманнарда булуына чикләүләр кертелде
Эссе һава торышы үз төзәтмәләрен кертә.
Республикада янгын куркынычының югары классы булу сәбәпле, 16 июньнән 21 календарь көнгә гражданнарның урманнарда булуын чикләү кертелде.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Алексей Мосунов аңлатуынча, бу чорда гражданнарның урманнарда булуы, аларга транспорт чаралары керү һәм билгеле бер төр эшләр башкару чикләнгән, гамәлдәге законнар нигезендә урманнардан файдалану буенча эшчәнлек алып баручы кешеләрнең гомуми файдаланудагы юллардан үтәли йөрүләре генә искәрмә булып тора.
Хәл, чыннан да, катлаулы. Мәсәлән, 16 июньгә республикада 778 термик нокта һәм урман фонды белән чиктәш территорияләрдә 551 янгын очрагы теркәлгән. Узган ел 16 июньгә 446 термик нокта һәм 206 янгын очрагы теркәлгән иде.
Урман янгыннарын кисәтү максатыннан, чикләүләр кертү турында кисәтү аншлаглары урнаштырылачак, урман юлларын шлагбаумнар белән ябачаклар. Урманнарда тәүлек буе дежур тору һәм көчәйтелгән патрульлек оештырылган, ә ял көннәрендә кабул ителгән чараларга өстәмә рәвештә вакытлы постлар эшләячәк. Янгын сүндерү көчләренең һәм чараларының, шул исәптән янгын турындагы хәбәрләргә оператив җавап бирү өчен резерв чараларының тулы әзерлеге тәэмин ителгән.
Республикада 25 урман янгыннары станциясе урман янгыннарын сүндерүгә керешергә әзер. Янгын чыганакларын үз вакытында ачыклау максатыннан космик, авиация һәм җир өсте янгын куркынычы булган хәл мониторингы алып барыла. Урманнарны янгынга каршы төзекләндерүгә аерым игътибар бирелә.
Статистик мәгълүматларга караганда, 90% очракта урман янгыннары килеп чыгуның төп сәбәбе - янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу һәм ут белән саксыз эш итү.
Урманда яки аның янында янгынны күрсәгез, ашыгыч рәвештә 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95 яки 911 телефоннары аша шалтыратыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев