Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Белем көне белән!

Хөрмәтле Лаеш районы халкы, укучылар һәм педагоглар! Белем көне һәм яңа уку елы башлану уңаеннан иң җылы котлауларны кабул итегез!

Беренче сентябрь барыбыз өчен дә үзенчәлекле, шатлыклы һәм дулкынландыргыч көн. Мәктәп чоры турындагы якты хатирәләр безне гомер буе җылытып, игелекле эшләргә рухландырып, авыр минутларда ярдәм итеп торалар.

Безнең районда укытучыларның күп өлеше – заман белән бергә атлаучы, үз белемнәрен яшь буын белән бүлешергә теләүче һәм моны башкара алучы үз эшләренең осталары.

Бүген аерым игътибар – беренче сыйныф укучыларына. Аларның яңа, матур һәм мавыктыргыч мәктәп тормышлары башлана. Мин чын күңелдән беренче тапкыр белем дөньясына искиткеч сәяхәт башлаучыларны, аларның әти-әниләрен, шулай ук оныкларына укуда беренче адымнарын ясарга ярдәм итү өчен вакыт һәм көч табучы әби-бабайларын тәбрик итәм.

Бу уку елы булачак чыгарылыш сыйныфлар укучыларыннан күп көч һәм игътибар таләп итә. Сез имтиханнарны уңышлы тапшырырсыз һәм үзегезнең булачак һөнәрегезне дөрес сайларсыз дип ышанам.

Сезнең үз көчегезгә ышануыгызны, яңа белемнәр белән кызыксынуны югалтмавыгызны, максатыгызга ирешүдә нык торуыгызны телим. Барлык өметләр аклансын һәм иң кыю хыяллар чынга ашсын, ә бу уку елында үзләштерелгән белемнәр һәм күнекмәләр туган районыбыз һәм шәһәребез файдасына яңа казанышлар өчен менә дигән старт булсын!

Лаеш муниципаль районы башлыгы И. Ф. Зарипов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы. Реклама көн темасы