Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Илдус Зарипов район белән таныша башлады

Билгеләнүенең икенче көнендә Лаеш районының яңа җитәкчесе беренче итеп мәгариф һәм социаль өлкә учреждениеләрендә булды. Аны Лаеш районы башлыгы вазифаларын башкаручы Татьяна Борһанова, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Андрей Карсалов һәм башкалар озатып йөрде.

Мәгариф идарәсендә үткән киңәшмәдә алар Илдус Фатыйховичны мәктәпләр, интернат мәктәп, балалар йорты, ЛТЭТ директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре белән таныштырдылар. Районның яңа җитәкчесе Лаеш учреждениеләрендә булганда күп нәрсә күрде. Лаешның Советлар Союзы Герое Б.К.Кузнецов исемендәге 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбе Илдус Фатыйховичны һәм аның белән килүчеләрне кыңгырау тавышы белән каршылады: тәнәфес тәмамланып, укучылар дәресләргә ашыгалар иде. Ремонт ясалган бина Илдус Зариповка нык тәэсир итте. Ул педагоглар һәм укучылар белән аралашты. Мәктәп стадионының ничек эшләве, нинди проблемалар булу турында сораулар бирде һәм капремонтны тәмамлауда ярдәм итәргә вәгъдә итте. Педагогларның 2нче мәктәп казанышлары турында сөйләвен тыңлады.

Балалар йорты директоры Рузалия Вәлиуллина үз тәрбияләнүчеләренә гаилә тормышы күнекмәләре бирергә тырышуларын ассызыклады. Горурланып, Илдус Зариповка спорт залын, йокы бүлмәләрен, уен бүлмәләрен һәм кызлар тегәргә өйрәнә торган кабинетны күрсәтте. Шулай ук балалар йортының мәйданы зур булмаган, әмма эчтәлеге буенча күләмле музее белән таныштырды. Лаеш балалар йорты тиздән үзенең йөзьеллыгын билгеләп үтәчәк: ул ТАССРның яшьтәше. Монда Светлана Сергеева чирек гасырдан артык - 27 ел тәрбияче булып эшли, аны балалар үзләренең әниләре дип атыйлар. Районның элекке башлыгы Михаил Афанасьевның балалар йорты попечительләр Советын җитәкләгәнен белгәннән соң, Илдус Зарипов әлеге  мактаулы вазифаны биләү тәкъдимен бик теләп кабул итте.

Лаешның интернат мәктәбендә Татарстанның 26 районыннан һәм Казаннан 100дән артык тәрбияләнүче белем ала. Монда аларның гармонияле үсеше өчен барлык шартлар да тудырылган. Илдус Фатыйх улы интернат мәктәп территориясен, уку кабинетларын, шул исәптән Рафаэль Зәйнуллин җитәкчелегендә балалар лобзик белән матур эшләнмәләр ясый, тимер белән эшли торган остаханәне карады. Интернат мәктәптә үсмерләргә өстәмә белем бирүгә игътибар зур. Хәзер заманча яңа спорт мәйданчыклары һәм спортзал ачуга әзерләнәләр. Төрле дәрәҗәдәге спорт ярышларында җиңүләр традициягә әйләнде.  

Техникумның барлык кунаклары кебек, Илдус Зарипов та бик теләп ЛТЭТ территориясендә урнашкан самолет салонына менде. Аны ЛТЭТның программалары һәм планнары, техникум тәмамлаучыларның эшкә урнашуы, дәүләт заказы ничек үтәлү кызыксындырды. Пландагы 185 кеше урынына 198 студент кабул ителүен ишетеп, җаваптан канәгать калды. Тракторчы-машинистлар укыган бүлек ябыла. Хәзер мондый белгечләрне кыска сроклы курсларда ресурс үзәкләрендә, шул исәптән ЛТЭТта әзерләячәкләр. 

Лаешның 1нче гимназиясендә дә күрсәтер һәм сөйләр нәрсә җитәрлек. Аның мәктәп музее экспонатларында һәм стендларында ачылучы бай тарихы бар.

“Рябинка” балалар бакчасында яңа җитәкчегә балалар төркемнәрен, спорт залын, шулай ук мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбияләнүчеләренең ГТО нормаларын тапшыру буенча ирешкән уңышлары билгеләнгән стендны күрсәттеләр.  

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләрне тернәкләндерү үзәге мөмкинлекләре белән аның җитәкчесе Наталья Сурулева таныштырды. Район үзәк район хастаханәсенең баш табибы Елена Коробова хастаханә шәһәрчеге буйлап экскурсия үткәрде. Яңа җитәкче “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, халык мәшгульлеге үзәге, социаль яклау бүлеге, район ветераннар Советы эше белән танышты.

Учреждениеләр хезмәткәрләре белән очрашканда Илдус Зарипов проблемалар, планнар һәм аларның ничек хәл ителәчәге белән кызыксынды. Район белән танышу башланды. Яңа җитәкчегә Лаеш ягы иминлеге һәм алгарышы өчен нәтиҗәле эшендә уңышлар телик.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев