Лаеш балалар китапханәсендә шундый исем астында котлау акциясе оештырылды.
Таңсылу Вафина фотосы
Кече һәм урта яшьтәге китап укучылар авызыннан үз әбиләре һәм бабайлары адресына ягымлы һәм җылы сүзләр яңгырады.
Зирәклек һәм хөрмәт ункөнлегендә өлкәннәр өчен иң яхшы бүләк ул оныклары үз куллары ясаган әйберләр.
Акциядә катнашучыларга “Волшебные ладошки” түгәрәгенә йөрүчеләр дә кушылды, алар үз әбиләре өчен матур итеп бизәлгән такталар әзерләделәр. Такталарга ясалган бизәкләрне түгәрәккә йөрүчеләрнең һәрберсе үз фантазиясе буенча төшергән.
Үзәк балалар китапханәсе абонементында “Славим возраст золотой” дип аталган күргәзмә ясалган, аңа төп геройлар ролендә безнең газиз әбиләребез һәм бабаларыбыз булган эшләр куелган.
Китапханә хезмәткәрләре яшь китап укучылар белән бергә “көмеш яшь” вәкилләренә сәламәтлек, имин тормыш һәм якыннары белән бергә тату яшәүләрен теләделәр.
Нет комментариев