Лаеш район мәдәният йортында “Ак кул таягы” беренче Республика хәйрия фестивале булды.
Автор фотосы
Күрү сәләте буенча мөмкинлекләре чикле талантлы балалар педагогларына күп еллык хезмәтләре өчен рәхмәт әйтү теләге белән Татарстанның төрле районнарыннан килделәр.
Концерт номерлары башкару осталыгы белән сокландырды. Ә җырлаучы һәм шигырьләр сөйләүче балаларны зур хәрефтән Артистлар дип атарга була. Бу балалар күрмиләр, әмма ноталарга һөнәри туры киләләр. Ритм һәм тактны тоялар.
Тамашачылар җирле һәм килгән башкаручылар чыгышларын яратып кабул иттеләр. Барлык җырлар мәгънәле һәм күңелгә ятышлы булды. Моны тамашачылар йөзләренә карап белеп булды. Номерлар әзерләүгә айга якын вакыт киткән. Балаларның күбесе репетицияләргә килә алмады, шуңа күрә кайберләре белән онлайн режимда шөгыльләнгәннәр. Бу балаларның күрү белән проблемалары бар, әмма аларның ишетү сәләте сокланырлык. Алар тулы тормыш белән яшиләр, иҗат белән шөгыльләнәләр һәм читтән торып югары белем алалар.
Чарада Лаеш районы инвалидлар җәмгыяте рәисе Валентина Казакова һәм сукырлар җәмгыяте рәисе Гөлшат Абдуллина катнашты. Алар килүчеләрнең барысын Россиядә “Ак кул таягы” көне белән котладылар, ул 1987 елдан ел саен үткәрелә. Мәдәният бүлеге начальнигы Алмаз Якупов чара үткәрүнең мөһимлеген әйтеп үтте һәм Татарстанда беренче мәртәбә үткәрелә торган “Ак кул таягы” Республика фестиваленең ел саен үтүен теләде.
Тамашачыларны Дмитрий Пиговаев, Ренал Шәйхелисламов, Александр Анисимов, Рамазан Әхмәтвәлиев, Тимур Фазлыев (Казан), Михаил Нагоркин (Яшел Үзән), Альбина Абрамова (Түбән Кама) һөнәри дәрәҗәдә вокаль номерлары белән сөендерде. Гөлназ Галәветдинова һәм Тимур Фазлыев (Казан) шигырьләр һәм проза укыдылар.
Балаларның барысы “Ак кул таягы” Республика фестивале дипломнары белән бүләкләнде һәм I дәрәҗә лауреат исемнәре алды. Лаеш интернат мәктәбенең Татьяна Ватомова җитәкчелегендәге “Карамель” бию коллективы “хореография” номинациясендә “Ак кул таягы” беренче Республика фестиваленең I дәрәҗә лауреаты булды. Балалар акробатика элементлары белән бик тә матур бию башкардылар. Яшь биючеләр мәдәният йортындагы чараларда даими катнашалар.
Лаеш техник-икътисад техникумының номер режиссеры Юлия Плескач һәм хореограф Валентина Мартынова җитәкчелегендәге активистлары тагын бер искиткеч бию бүләк иттеләр. Дөм караңгыда геометрик фигуралар барлыкка килде, алар ульрашәмәхә ут белән яктыртылды. Алардан кеше образы җыялар. Ул тормышка сөенә, кулларын алга сузып алга бара. Ниндидер мизгелдә тамашачы кешенең сукыраюын аңлый. Караңгыда терәксез йөрү мөмкин түгел, ул егыла башлый, йөзеннән елмаю югала. Караңгыда егылучыга кичекмәстән ярдәм кирәк. Сәхнәдә кул таягы барлыкка килә. Кеше куана, йөзендә елмаю барлыкка килә. Өмет кул таягы күрмәүчеләрне куркыныч чакларда коткара. Ул күрү буенча сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән кешеләр символы булып тора.
Күрмәгән балалар өчен таяк кече яшьтән терәк һәм җәяү йөргәндә киңлектә ориентлашу чарасы да. Урта белем алгач мәктәпне тәмамлаучылар үз районнарына таралалар, ә интернат-мәктәп укытучылары яңа килгән балаларны укытуны һәм аларны тормышка җайлаштыруны, күп еллар дәвамында аларның күнекмәләрен һәм талантларын үстерүне дәвам итәләр. Зур һәм кызыклы тормышка китүчеләргә лаеклы алмаш әзерләү җиңел түгел. Концертта булганда язмышлары четерекле булган балаларга ныклы белем һәм тәҗрибә биргән һәр кешегә рәхмәт әйтәсе килде.
Фестивальне оештыруда һәм үткәрүдә Лаеш интернат мәктәбенең өстәмә белем бирү педагогы Галина Григорьева һәм А. Денежкин исемендәге Шәфкатьлелек ордены рәисе Зөһрә Лезина күп көч куйды.
-Биниһая зур эш үткәрелде. Концерт программасы әзерләү белән бергә яшүсмерләр белән онлайн режимда репетицияләр үткәрүгә генә дә айга якын вакыт үтте, - диде вокал укытучысы Галина Викторовна.
-Нәтиҗәдә концерт без уйлаганнан да яхшы булды, - дип өстәде мәдәният йорты каршындагы сигез клуб җитәкчесе Зөһрә Лезина.
Барлык артистлар финал җырны башкарганда зал аягүрә басып алкышлады. Чарада катнашучыларның кәефләре күтәренке иде. Яшь талантлар сәхнәдән килүчеләргә рәхмәт сүзләре әйттеләр. Һәр номер өчен борчылган тамашачылар күзләрендә очкын күренде.
Оештыручылар “Ак кул таягы” фестивален ел саен үткәрү өчен бар тырышлыклар һәм көчләрен куярга сүз бирделәр.
Нет комментариев