Кама яр буендагы ачык сәхнәдә «Алчәчәк» төркеме җитәкчесе Вәсимә Хәкимова оештырган «Кама диңгезендәге кичләр» дип аталган концерт инде өченче тапкыр тамашачыларны бергә җыйды.
Концерт шулкадәр тирән мәгънәле һәм кызыклы булды — сәгать ярым буе бөтен дөньяны онытып, селкенергә дә базмыйча, зур соклану белән карап утырдым. Бу вакыт эчендә йөземнән елмаю бер дә төшмәде, ә кулларым исә алкышлардан туктамады.
Әлеге чараның төп үзенчәлеге һәм бизәге — сәхнәдә татар артистлары белән беррәттән рус иҗат коллективларының да чыгыш ясавы иде. Бу концерт төрле халыкларның чын дуслыгын, үзара хөрмәтен һәм бердәмлеген күрсәтүче гүзәл бер бәйрәмгә әверелде. Кама буена килгән ял итүчеләр дә сәхнәдәге җанлы көйләргә түзә алмыйча, дәртле җырларга кушылып биеп киттеләр.
Иҗат чикләрне белми: Авыллардан алып Сабан туйларына кадәр
Бу бик тә үзенчәлекле һәм тирән тарихлы вакыйга. «Алчәчәк» ансамбле инде елдан артык нәкъ менә шушындый — күпмилләтле, дус һәм бердәм составта:«Вдохновение» вокал ансамбле, «С песней по жизни» триосы, «Феерия» татар һәм рус биюләрен башкаручы бию төркеме, «Престиж» бию төркеме белән район авыллары буйлап гастрольләрдә йөри. Төркем татар авылларында да, рус авылларында да бердәй дәрәҗәдә зур уңыш белән чыгыш ясый. Аларны һәркайда искиткеч җылы каршылыйлар, тамашачыларның кайнар алкышлары һәм күзләрендәге рәхмәт хисләре моның иң ачык гәүдәләнеше булып тора. Хәтта иң зур милли бәйрәмебез булган Сабан туйларын да алар зур осталык белән алып башкаралар, программаларын бизәмичә калдырмыйлар.
Россиядә игълан ителгән Халыклар бердәмлеге елында бу — иң көчле, иң соклангыч күрсәткеч һәм үрнәк чара! Рус һәм татар халкының сәхнәдә бергәләп чыгыш ясавы, бер-берсенең мәдәниятен хөрмәт итүе — бу түгелме чын бердәмлек? Тамашачының аларны бер җан булып алкышлавы — бу түгелме чын дуслык һәм ихтирам? «Алчәчәк» сәнгать аша кешеләр күңеленә күперләр сала.
Концерт тәмамлангач, иҗади арыганлыкка карамастан, бу кичәнең төп оештыручысы һәм рухландыручысы Вәсимә Таҗиевнага берничә сорау бирмичә булдыра алмадым.
— Вәсимә Таҗиевна, Кама буендагы ачык сәхнәдә концерт кую традициягә әйләнеп бара. Бу идея ничек туды һәм аны тормышка ашыру авырмы?
— Бу идея Лаешның гүзәл табигатенә һәм бирегә килүче кешеләрнең рухына карап туды. Биредә һава иркен, мәйдан зур. Әлбәттә, оештыру эшләре зур җаваплылык һәм хезмәт таләп итә, әмма тамашачының җылы кабул итүен күргәч, бөтен ару-талулар онытыла. Күңелдә бары тик сөенеч кенә кала.
— Бүген сәхнәдә татар һәм рус коллективлары бергә чыгыш ясады. Программаны өйрәнгәндә бу дуслык идеясенә аерым басым ясалдымы?
— Әйе, бу безнең өчен бик мөһим иде. Без бер туфракта, бер районда дус һәм тату яшибез. Сәнгать исә чикләрне белми, ул халыкларны тагын да якынайта. Рус һәм татар көйләренең үзара үрелеп баруы концертыбызга аерым бер ямь һәм тирән мәгънә бирде. Бу — чын бердәмлек бәйрәме.
— Тамашачылар сезне зур соклану белән тыңладылар, ял итүчеләр дә кушылып биеделәр. Киләчәктә Лаеш халкын һәм кунакларын тагын нинди яңалыклар белән куандырырга планлежаштырасыз?
— Халыкның шулай ихлас кул чабуы, бергә биеп күңел ачуы — безнең өчен иң зур бүләк. Бу безгә яңа этәргеч бирә. Киләчәктә репертуарыбызны тагын да баетырга, яңа җырлар өйрәнергә һәм шушындый очрашуларны ешрак куярга ниятлибез. Безне алда яңа биеклекләр көтә, тамашачыларыбызны сагынып көтеп калабыз!
Кайнар яңалык: Флаг көнендә «Семрук»ны яулау
Мин әлеге соклангыч очрашу турындагы материалны әзерләп, аның тирән мәгънәсе турында уйланып утырган арада, бу гаҗәеп группа үзенең яңа җиңүе белән сөендерергә өлгерде! 24 августта Лаешның танылган «Семрук» кинопоселогы мәйданында бөтен ил күләмендә билгеләп үтелүче зур бәйрәм — Россия Флагы көне гөрләде.
«Алчәчәк» ансамбле биредә дә үзенең традицияләренә тугры калып, тамашачыларны кабат үзенең моңлы һәм дәртле чыгышлары белән куандырды. Иҗади төркем флаг бәйрәмен чын мәгънәсендә җанлы, милли һәм күпмилләтле рух белән сугарды. Бу чыгыш — ансамбльнең авылларда гына түгел, ә зур тарихи-туристик мәйданнарда да халыклар бердәмлегенең төп символы булып торуын тагын бер кат исбатлады. Сәнгать яшәгәндә, дуслык үсә дигән сүз бу!
Нет комментариев