Имәнкискәдән булган ирле-хатынлы Камалиевлар «Үзебезнекеләргә ярдәм» фонды волонтерларына тегү һәм бәйләү машинасын тапшырдылар
Талгать Камалиев — Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов исемендәге Казан кадетлар мәктәбендә илебезнең булачак сакчыларын тәрбияләүче шәхес. Талгать Фәргать улы һәркөнне яшь егетләргә бернинди акчага да сатып алып булмый торган сыйфатны — Ватан алдындагы бурыч хисен тәрбияли.
Ул хатыны Раидә белән Лаеш районының Имәнкискә авылында яши. Алар Бөек Ватан сугышы ветераны, Россиянең иң өлкән десантчысы булган легендар якташыбыз Павел Кузьмич Клетнев белән дә тыгыз элемтәдә торганнар.
Аларның «Үзебезнекеләргә ярдәм» хәйрия фондына тапшырган машиналар тарихы аеруча күңелне дулкынландыра. Бу машиналарда Раидә Камалиева кайчандыр үз гаиләсенә киемнәр теккән. Ә тегү машинасын аңа истәлек итеп әти-әнисе — Мәрдәгаләм Галиәскәр улы һәм Мәсхүдә Абдулла кызы Шәһимуратовлар бүләк иткән булган. Пенсиягә чыккач, Мәрдәгаләм белән Мәсхүдә Имәнкискәдән өй сатып алып, шушы авылда төпләнгәннәр. Әти-әниләре инде бу дөньяда юк, ләкин алар турындагы якты истәлек гаиләдә бик кадерләп саклана.
Һөнәри җиһазларны волонтерларга тапшыру карары — бу гади генә хәйриячелек түгел. Бу — фронтка чын-чынлап ярдәм итү.

Нет комментариев