Гадәттә, кешенең үз эшенең чын остасы икәнен, аның олы хөрмәткә лаек булуын ул инде олыгайгач, гомер көзе җиткәч кенә күрәләр һәм таныйлар. Ә яшь чакта?.. Ул яшьлегендә эшләмәгәнме әллә? Хезмәт куймаганмы? Мине бу сорау гел борчый иде.
Ә бит кеше яшь чагында ук уңган, булган һәм тырыш булмаса, ул үз эшендә беркайчан да мондый зур уңышларга һәм үрләргә ирешә алмас иде. Чөнки һөнәри осталык та, халык хөрмәте дә еллар буе сыналган фидакарь хезмәт аша гына килә. Ә нәрсә соң ул уңыш? Уңыш — ул, минемчә, үз эшеңне җаның-тәнең белән ярату. Нәкъ менә шушы яратудан, үз һөнәреңә тугрылыктан башлана да инде чын осталык. Шунлыктан, кешенең кадерен һәм хезмәтен ул яшь һәм дәрте ташып торган чакта да күрә, бәяли белергә кирәк.
Бүген мин нәкъ менә шундый, яшь булуына карамастан хезмәтенә бөтен җанын салган үрнәк укытучы Зилә Мөдәррис кызы Хафизова турында сөйлисем килә.
Балачак хыялы һәм җылы кабинет
Мәктәпкә килеп кергәч тә мине нәфис гәүдәле, мөлаем йөзле, тыйнак хәрәкәтле бер кыз каршы алды. Ул Зилә булык чыкты. Без танышып алганнан соң, аның сыйныфына уздык. Ул зур булмаса да, бик тә уңайлы, җылы кабинет иде. Биредә без Зилә белән сәгать ярымлап бик дусларча сөйләшеп утырдык. Ул мин биргән сорауларга әкрен генә, салмак кына тирән мәгънәле җаваплар бирде.
Зилә — Имәнкискә авылы кызы. Ул кечкенәдән үк укытучы булырга хыялланып үсә. Балаларны бик ярата. Мәктәптә укыган елларында ук педагогика колледжына керергә максат куя. Мәктәп елларында ул татар теле дәресләрен бик ярата, төрле олимпиадаларда, конкурсларда бик теләп катнаша. Тырыш укытучыларының һәм аеруча бертуган апасы Миләүшәнең күркәм үрнәге Зиләнең күңелендәге укытучы булу хыялын бөтенләйгә ныгыта. Шул рәвешле ул колледжга укырга керә дә.
Яшь белгечнең мәктәптәге тормышы, балалар белән мөнәсәбәте турындагы сорауларыма ул бик ихлас җаваплар кайтарды.
Зилә Хафизова белән әңгәмә
— Зилә Мөдәррисовна, үзегезнең беренче эш көнегезне хәтерлисезме?
— Әйе, бик яхшы хәтерлим. Ул көнне нык дулкынландым. «Балаларны тыңлата алырмын микән, ата-аналар белән очрашу нинди булыр икән?» — дигән уйлар борчыды.
— Башта нәрсә иң авыры булып тоелды?
— Балаларны курыкмыйча җавап бирергә, ялгышудан курыкмаска өйрәтү, шулай ук аларны бер-берсе белән дус һәм ярдәмчел булырга күндәм итү иң җаваплы хезмәт иде.
— Балалар арасында көнләшү дигән нәрсә очрыймы?
— Бар, очрый. Ләкин аларда ул уку буенча көнләшү — бер-берсенә карап, тагын да яхшырак укырга тырышу җене. Бу сыйфатны мин бөтенләй начар димәс идем, ул аларны алга этәрә.
— Сез яшь укытучы, коллективтагы тәҗрибәле хезмәттәшләрегез ярдәм итәме?
— Безнең коллектив шундый яхшы, дус, һәрвакыт булышырга әзер. Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәм дә, алар миңа гел акыллы, файдалы киңәшләрен бирәләр. Мин хезмәттәшләремә бик рәхмәтле.
— Балаларның сезге карата булган җылылыгын тоясызмы?
— Әйе, бик көчле тоям. Мин аларның мине яратканнарын беләм, чөнки үчем дә аларны бик яратам. Минем сыйныфымда иң яхшы балалар - иң матур кызлар һәм иң батыр малайлар укый. Быел алар инде икенче сыйныфка күчтеләр. Җәй буена үскәннәр, үзгәргәннәр, тагын да матурайганнар! Алар хәзер тагын да ныграк дуслаштылар. Тәнәфес вакытында да сыйныфтан чыкмыйча, үзара кызыклы уеннар табып уйныйлар. Миңа алар белән бик күңелле. Нәниләрем мине үземне дә күп нәрсәне аңларга өйрәтә. Без бергә һәръяклап үсәбез. Мин һәр иртәдә минем иң акыллы балаларымны күрер өчен мәктәпкә ашыгам.

Зилә — һәръяктан килгән, зыялы укытучы. Ул җырларга да, биергә дә бик оста. Спорт белән шөгыльләнү дә аңа бер дә чит нәрсә түгел. Әгәр башлангыч сыйныфлар юнәлешен сайламаган булсам, физкультура укытучысы булу турындагы уйны да читкә куймаган булыр идем, дип елмая ул.
Мәктәп директоры бәясе
Мәктәп директоры Зөлфия Альфред кызы да яшь хезмәткәре турында зур горурлык һәм соклану белән сөйләде:
«Зилә Мөдәррисовна — искиткеч тырыш укытучы. Яшь булуына карамастан, аның җаваплылыгы сокландыра. Шуңа күрә аны ата-аналар да бик хөрмәт итә. Ул һәр балага үз баласына караган кебек карый. Дәресләрне кызыклы итү өчен яңадан-яңа ысуллар эзли, һәр баланың күңелен таба һәм аңлый белә. Мондый укытучылар белән безнең мәктәбебез горурлана. Яшь булуларына карамастан, алар хәтта күп кенә тәҗрибәле укытучылар өчен дә күркәм үрнәк булып тора».

Шушы кыска гына вакыт эчендә яшь укытучының җитди уңышлары да барлыкка килгән. Ул яшь белгечләр өчен бирелә торган «Наш новый учитель» грантын һәм район башлыгының яшь укытучылар өчен махсус грантын яуларга өлгергән.
Туган һөнәренә мәхәббәте җанында ут булып янган Зилә Мөдәррис кызы кебек укытучыларыбыз булганда, яшь буынның киләчәге ышанычлы кулларда икәненә шик калмый. Нигез салган һөнәри юлыңда яңадан-яңа уңышлар һәм яраткан укучыларыңның рәхмәтле карашларын тоеп яшәргә язсын, яшь белгеч!
Нет комментариев