Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
сәламәтлек

Витаминнарның табигый чыганагы

Язын, кар эри башлауга, каен согы җыю вакыты җитә.

Каен согы - бик кыйммәтле продукт, ул кеше организмына яхшы йогынты ясый.

Сок составына хуш исле матдәләр, эфир майлары, органик кислоталар, витаминнар һәм биологик актив матдәләр керә. Каен согы ялкынсынуга каршы, микробларга һәм бактерияләргә каршы үзлекләргә ия, ул матдәләр алмашын яхшырта, организмнан сыеклык чыгару процессын тизләтә. Бер стакан эчемлек йокысызлыктан, сүлпәнлектән, арганлыктан арындыра.

Каен согын экологик яктан чиста урманнарда, шосседан еракта җыярга кирәк, чөнки агач зарарлы матдәләр һәм газларны сеңдерергә сәләтле. Сок җыюны агачка зыян китермичә, дөрес эшләргә кирәк. Сокны 20-30 см диаметрлы каеннардан алырга кирәк. Сокның кәүсә буйлап актив хәрәкәте иртәнге сәгать 10да башлана, ә кичке сәгать 18дә тәмамлана. Каен согындагы витаминнар 48 сәгать дәвамында саклана.

Каен кәүсәсенә төньяк яктан сак кына тишек ясагыз. Тишекне тирән ясарга кирәкми, туфрактан якынча 40-55 см биеклектә 20-30 миллиметр булса җитә. Аңа пластик торба беркетергә кирәк. Улагы банкага юнәлдерелә. Бер агачтан 2-3 көнгә бер литрдан артык сок алмаска кирәк.

Каен согы җыйганнан соң, агачка тернәкләнергә ярдәм итегез. Тишекне сумала яки балавыз белән сылап куярга кирәк.

Аллергиядән яки башка авырулардан җәфа чигүчеләргә сокны кулланыр алдыннан белгеч белән киңәшләшергә кирәк.

Сок җыюның барлык кагыйдәләрен үтәгәндә, файдалы сок алырга һәм агачка зыян китермәскә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы