Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
спорт

Барыбыз да ГТО нормаларын тапшыруга

“Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын Россия Федерациясендә 2014 елның 1 сентябреннән кертә башладылар. Тестлау үзәге җитәкчесе Владислав Егоров белән әңгәмәбез районда комплексның ничек кертелүе хакында.

Владислав Николаевич, быел ГТО комплексы үзенең беренче юбилеен билгеләп үтә – аның безнең илдә кертелә башлавына биш ел. Аның кирәклеге турында бераз сөйләгез әле.

-Аның төп максаты – сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру. Сынау төрләре көчкә, түземлеккә, тизлеккә, сыгылмалылыкка, координацияләүгә, шулай ук гамәли осталыкка һәм күнекмәләргә нигезле бәя бирү мөмкинлеге бирә. Комплекс әкренләп кертелде. 2014-2015 елларда оештыру-эксперименталь этап булды. 2016 елдан ул мәктәп балалары һәм һөнәри уку йортлары студентлары арасында үткәрелде. Ә 2017 елдан аңа халыкның бар категориясе кушылды.

Төрле яшь категорияләре өчен нормалар каралганмы?

-Әлбәттә. ГТО комплексының 11 баскычы бар: 1-10 баскыч 6 яшьтән 69га кадәр, 11 баскыч – 70 яшь һәм өлкәнрәкләр. Нәтиҗәләргә бәйле төстә аерма билгеләре дә төрле: алтын, көмеш һәм бронза. Сүз уңаеннан, Совет чорында алтын һәм көмеш значоклар гына булган.

Комплекс тапшыру нәтиҗәләре күзәтеләме?

-2018 елның гыйнварыннан ВФСК ГТО кертү күрсәткечләре буенча районнар рейтингы кертелде. Бездә бу комплекс халыкның бар категориясе арасында уңышлы кертелә. Балалар бакчалары хезмәткәрләре, физкультура укытучылары, техникум студентлары һәм оешмалар, предприятиеләр эшчәннәре арасында семинарлар, киңәшмәләр үткәрелә.

Лаешлыларның уңышлары ниндирәк?

-Халыкның бар категориясе арасында ГТО нормативларын тестлау йомгаклары буенча Кышкы фестиваль-2018дә безнең команда Татарстанда беренче урын алды. 1 баскыч (6-8 яшь) балалары арасында тестлар оештыру буенча эш актив бара. Районның 11 балалар бакчасы балалары һәм хезмәткәрләре АИС ГТО системасында теркәлделәр. “Рябинка” (Лаеш) һәм “Солнышко” (Нармонка) балалар бакчалары, шулай ук Олы Кабан, Комлы Ковали, Столбище балалар бакчалары да тест үттеләр. “Рябинка” балалар бакчасы балалар бакчалары арасында районның мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә ГТО оештыру һәм кертү буенча методик үзәк булып тора. Район суды, ДБУ БДД, балалар спорт мәктәбе, яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге хезмәткәрләре, ЛТЭТ, районның барлык мәктәпләре укучылары ГТО нормативларын тестлау үтте.

Районда 5745 кеше (бар халыкның 14.58%ы) АИС ГТО системасында теркәлгән. Комплекс нормаларын ГТО тапшыручыларның 63.15%ы аерым билгеләргә тапшырган.

Үткәрелгән чаралар турында мәгълүмат район газетасында һәм социаль челтәрләрдә хәбәр ителә.

Әңгәмәне Ольга Изотова алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев