Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
спорт

Лаеш самбочылары призлы урыннар алдылар

Яшел Үзән районының Васильево поселогында 2006-2007 елгы егетләр һәм кызлар арасында самбо буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.

Ярышларда Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарыннан 270тән артык спортчы катнашты. Лаеш районы балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр призлы урыннар яуладылар. Фәридә Эбрахим 59 килограммга кадәр авырлык категориясендә алтын медаль яулады. Басант Эбрахим 55 килограммга кадәр авырлык категориясендә өченче булды. Игорь Желтов 38 килограммга кадәр авырлык категориясендә өченче урынны алды. Яшь самбочылар белән Роберт Борһанов, Рамил Галиәкбәров һәм Рөстәм Насыйбуллин шөгыльләнә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы