Лиана Савельева Челәбедә Россия беренчелегендә катнаша
спорт

Лиана Савельева Челәбедә Россия беренчелегендә катнаша

Искә төшерәбез, Лиана тимераякта шуу спорты буенча Идел буе федераль округы беренчелегендә уңышлы чыгыш ясап, югары дәрәҗәдәге ярышларда катнашу хокукын яулады.

Ул чакта Лиана Савельева 500, 1000 метрлы дистанцияләрдә өч бронза медаль яулады. Ярышлар нәтиҗәсендә 15-17 февральдә узучы Россия беренчелегендә катнашачак спортчыларның исеме билгеле булды.

Ярышлар Челәбедә уза. ”Уральская молния” сараеның боз юлында Лиана Татарстан данын яклый. Нәтиҗәләр билгеле булгач, хәбәр итәрбез.

 


Лаеш районы Лаеш спортчылары Лиана Савельева, Татарстан

Нет комментариев