Кировта Идел буе федераль округы беренчелегендә тимераякта шуу спорты буенча өченче этап тәмамланды. Анда Челәбедә Россия беренчелегендә катнашачак спортчылар билгеләнде. Алар арасында – Лаеш комплекслы спорт мәктәбендә тәрбияләнүче кыз бар.
Ия Жантемирова фотосы.
Лиана Савельева 500, 1000 метрлы дистанцияләрдә һәм берничә ярышны берләштергән дисциплинада өч бронза медаль яулап, бик уңышлы чыгыш ясады. Тиздән, 15 февральдә, ул "Уральская молния” сараеның боз юлында Татарстан данын яклаячак.
Кызганычка каршы, сезонның төп стартында катнашучылар арасында керү өчен Никита Солдатовка бераз җитмәде.

Лианага уңышлы чыгыш һәм тиз секундлар телибез.
Нет комментариев