2026 елда 30 мең татарстанлы пенсиягә стажны һәм документларны алдан тикшерде
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге булачак пенсионерларга хезмәт стажы, пенсия коэффициентлары, бала карау ялы һәм армиядә хезмәт итү чорлары турындагы мәгълүматларны алдан ук тикшерергә ярдәм итә. Мондый әзерлекне пенсиягә чыгарга 1–2 ел кала башларга киңәш ителә — бу пенсияне билгеләнгән сроктан икеләтә тизрәк рәсмиләштерергә мөмкинлек бирә.