Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге булачак пенсионерларга хезмәт стажы, пенсия коэффициентлары, бала карау ялы һәм армиядә хезмәт итү чорлары турындагы мәгълүматларны алдан ук тикшерергә ярдәм итә. Мондый әзерлекне пенсиягә чыгарга 1–2 ел кала башларга киңәш ителә — бу пенсияне билгеләнгән сроктан икеләтә тизрәк рәсмиләштерергә мөмкинлек бирә.
Нәрсәләргә аерым игътибар бирелә?
Бүлек белгечләре шәхси исәп счётында һәрвакытта да тулысынча чагылмый торган чорларны тикшерә. Мәсәлән, пенсияне исәпләгәндә рәсми эш еллары гына түгел, ә түбәндәге чорлар да исәпкә алына:
- армиядә хезмәт итү;
- бала тәрбияләү буенча ял;
- I төркем инвалидларны һәм 80 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны карау вакыты.
«Кайвакыт кирәкле мәгълүматлар җитмәү пенсия билгеләү вакыты җиткәч кенә ачыклана. Шуңа күрә без документларны алдан ук тикшерергә тәкъдим итәбез. Бер яки ике ел эчендә эш бирүчедән мәгълүматларны белешергә, архивтан белешмәләр соратып алырга һәм бәхәсле чорларны ачыкларга мөмкин. Нәтиҗәдә пенсия билгеләү вакытына төп мәсьәләләр хәл ителгән була инде», — дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

2026 елда кемнәр пенсиягә чыга?
Быел 59 яше тулган 1967 елгы хатын-кызлар һәм 64 яшьлек 1962 елда туган ир-атлар гомуми нигезләрдә картлык буенча иминият пенсиясенә чыгу хокукы ала. Моның өчен кимендә 15 ел иминият стажы һәм 30 индивидуаль пенсия коэффициенты булуы шарт.
Стажны ничек тикшерергә?
Формалаштырылган пенсия хокуклары турындагы мәгълүматны мөстәкыйль рәвештә дә тикшерергә мөмкин. Моның өчен «Дәүләт хезмәтләре» порталында шәхси исәп счётыннан өземтәгә заказ бирергә кирәк. Документта исәпкә алынган хезмәт чорлары, иминият стажы һәм пенсия коэффициентлары саны күрсәтелә. Төгәлсезлекләр ачыкланган очракта, аларны төзәтү өчен Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм Социаль фонд хезмәтләре турында тулы мәгълүматны СФР сайтында, шулай ук социаль челтәрләрдәге (MAX, «ВКонтакте», «Одноклассники» һәм Телеграм) рәсми аккаунтларда табарга мөмкин.
Өстәмә консультация алу өчен 8 800 100 0001 номеры буенча бердәм контакт-үзәккә шалтыратырга була (линия тәүлек буе — 24/7 эшли, шалтырату бушлай).
Нет комментариев