«Мәдәниятләр диалогы» Лаеш районын Кемерово өлкәсе белән бәйләде
Россия халыклары бердәмлеге елы

«Мәдәниятләр диалогы» Лаеш районын Кемерово өлкәсе белән бәйләде

Имәнкискә мәктәбе вәкилләре Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган «Мәдәниятләр диалогы» телемостында катнашты.

 Очрашуда катнашучылар үзләренең милли традицияләре турында сөйләде. Кемерово өлкәсе вәкилләре рус мәдәниятен тәкъдим итте: кунакчыллык символы — икмәк, рус халык киеменең үзенчәлекләре, кашыкларда һәм балалайкада уйнау, Май чабу һәм Пасха бәйрәмнәренең йолалары белән таныштырды. Кемерово өлкәсенең Тисуль районы Серебряково авылында яшәүче балалар авыл тарихын сөйләде һәм туган як турында татар телендә җыр башкарды.

Имәнкискә мәктәбе вәкилләре милли киемнәре, гореф-гадәтләре һәм яраткан музыка кораллары турында сөйләде. Шулай ук күңелле һәм якты Сабантуй бәйрәменең традицияләрен күрсәтте, татар телендә җыр башкарды. Балалар бер-берсенә бәйрәмнәр, ризыклар һәм кунакчыллык йолалары турында сораулар бирде.

Телемост мәдәниятләрнең җанлы диалогына матур үрнәк булды. Мондый очрашулар бер-береңне ишетергә һәм аңларга өйрәтә, Россия халыкларының дуслыгын ныгыта. Без төрле, ләкин бергә!

Фото: Тисуль 1нче мәктәбе


«Мәдәниятләр диалогы» Лаеш районын Кемерово өлкәсе белән бәйләде

Нет комментариев