Лаеш районында «Хәтер авазлары» патриотик концерты һәм спектакль күрсәтелде
мәдәният

Лаеш районында «Хәтер авазлары» патриотик концерты һәм спектакль күрсәтелде

«Хәтер авазлары» концерты ике мәдәният йортының күңелгә якын очрашуына әверелде. Никольский авылы мәдәният йорты артистлары Рождествено авылы мәдәният йортына килеп, үткәндәге батырлыклар турындагы хәтерне уртаклашты.

Бу хакта Гөлнара Запевалова сөйли:

— Очрашуның беренче минутларыннан ук җылы мохит хөкем сөрде. Программада күңелнең иң нечкә кылларын тибрәткән җырлар яңгырады, тамашачыларда аеруча нәфис һәм тәэсирле бию көчле хисләр уятты.

В Лаишевском районе прошёл патриотический концерт «Голоса памяти» и показ спектакля

Кичәнең иң истәлекле мизгеле — танылган «Иске сырма» спектакле булды. Артистлар буыннар бәйләнеше һәм гаилә хәтеренең көче турында тирән мәгънәле тарих тәкъдим итте.

В Лаишевском районе прошёл патриотический концерт «Голоса памяти» и показ спектакля

Тамашачылар хисләрен яшермәде: залда бер мәлгә тынлык урнашса, икенче мәлдә ихлас алкышлар яңгырады.Мондый чаралар тарихны күңелдән күңелгә тапшыруның никадәр мөһим булуын искә төшерә. Бу игелекле һәм әһәмиятле кичәнең бер өлеше булган һәркемгә рәхмәт!


Лаеш районында «Хәтер авазлары» патриотик концерты һәм спектакль күрсәтелде

Нет комментариев