«Көзләр җитте дип моңайма, көз — ул табигатьнең иң бай, иң зирәк чагы...»
Кайвакыт табигать үзе дә безнең йөрәк кылларын сизгәндәй, бәйрәмнәргә могъҗизадай бер бизәк өсти. Быелгы Өлкәннәр көне нәкъ менә шулай булды: аяк астына алтын палас булып җәелгән сары яфраклар якты кояш нурларында җемелдәп, тирә-якка онытылмаслык бәйрәм рухы һәм илаһи бер җылылык бөркеде.