Кайвакыт табигать үзе дә безнең йөрәк кылларын сизгәндәй, бәйрәмнәргә могъҗизадай бер бизәк өсти. Быелгы Өлкәннәр көне нәкъ менә шулай булды: аяк астына алтын палас булып җәелгән сары яфраклар якты кояш нурларында җемелдәп, тирә-якка онытылмаслык бәйрәм рухы һәм илаһи бер җылылык бөркеде.
Дөнья салкын кышларга аяк басырга әзерләнгәндә, кеше күңеленә моңсулык кермәкче була. Нәкъ менә шушы мәлләрдә йөрәкләргә кайнар яшәү дәрте үткәрүче, киләчәккә якты өмет уятучы бик зур һәм күркәм бәйрәм тантанасы узды. Пәрәү авыл җирлеге башлыгы, авыл мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты һәм социаль хезмәткәрләр бердәм булып, бөтен күңелләрен салып оештырган бу очрашу өлкәннәребезнең күңел күген яктыртты, күзләренә шатлык очкыннары бүләк итте. Кичәдә яңгыраган саф моңнар, итагатьле изге сүзләр һәм мәхәббәт белән әзерләнгән тәмле ризыклар һәр кунакның кадерле булуын янә бир тапкыр раслады.

Әлеге күркәм һәм җылы мизгелләр турында безгә тирән соклану һәм чиксез рәхмәт хисләре белән Пәрәү авыл мәдәният йорты мөдире Фәридә Гомәрова сөйләде.

Алтын көз — ул табигатьнең генә түгел, кеше гомеренең дә иң бәрәкәтле, иң өлгергән һәм пар канатлы чоры. Хөрмәтле, үрнәк алырлык аксакалларыбыз һәм акәбиләребез! Сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйбыз! Күңелләрегездән иминлек, өйләрегездән бәрәкәт аерылмасын, һәр туар таңыгыз бары тик куанычлар гына алып килсен! Кадер-хөрмәттә яшәргә язсын сезгә!

Нет комментариев