Хәербидә Әнвәр Вафин призына шахмат турниры узды.
22 ноябрьдә Хәерби урта мәктәбе үзенең иң зирәк һәм тапкыр укучыларын җыйды. Биредә 2–7 сыйныф балалары арасында күренекле якташыбыз Әнвәр Кадыйр улы Вафин истәлегенә багышланган традицион шахмат турниры үткәрелде. Күркәм гадәткә әверелгән әлеге ярыш мәктәптә инде алтынчы тапкыр оештырыла.
Әнвәр Кадыйр улы — Хәерби авылының лаеклы улы. Туган авылында канат ныгытып, армия сафларында хезмәт иткән, югары белем алган. Гомере буе җаваплы җитәкче вазифаларда эшләп, халык арасында зур хөрмәт казанган. Соңгы елларында ул Лаеш шәһәрендә яшәде һәм хезмәт куйды. Эшендә дә, тормышта да зирәк акыллы шәхес булган Әнвәр ага буш вакытларында шахмат уйнарга яраткан, төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнашып, призлы урыннар яулаган.
Бүген Хәерби мәктәбендә аның яраткан шөгыле яшь буын кулында дәвам итә. Мәктәптә шахмат уены гаять популяр: бүгенге көндә бу интеллектуаль спорт төре белән йөздән артык укучы мавыгып шөгыльләнә. Ярыш барышында яшь шахматчылар чын осталык, сабырлык һәм җиңүгә омтылыш күрсәттеләр.
«Без якташыбызны беркайчан да онытмыйбыз, аның якты истәлеген кадерләп саклыйбыз. Яшь буында шахматка мәхәббәт тәрбияләүдә һәм турнирны югары дәрәҗәдә оештыруда иганәчелек ярдәме күрсәткәннәре өчен Әнвәр Кадыйр улының туганнарына чын күңелдән зур рәхмәт белдерәбез», — дип уртаклашты безнең белән Хәерби мәктәбенең «Иминлек һәм Ватанны саклау нигезләре»(ОБЗР) укытучысы, шахмат түгәрәге җитәкчесе Рөстәм Садри улы Хәсәнов.
Нет комментариев