Советлар Союзы Герое А. П. Малышев исемендәге Столбище мәктәбенең 5 «Б» һәм 6 «Б» сыйныф укучылары «Биосфера-Фиш» балык үрчетү комплексына экскурсиягә барды.Бу гади экскурсия генә түгел, ә табигать, экология һәм заманча технологияләр дөньясына чын мәгънәсендә мавыктыргыч сәяхәт булды.
Очрашу барышында укучылар кыйммәтле мәрсин һәм сөләйман балыкларын үрчетү серләренә төшенде, шулай ук сирәк төрләрнең популяциясен ничек торгызулары турында белде. Балалар комплексның тулы эш циклы белән якыннан танышты: иң кечкенә уылдыклар тәрбияләнә торган инкубация цехыннан алып, зур балыклар йөзә торган бассейннарга кадәр барысын да үз күзләре белән күрде.

Иң зур тәэсир калдырган мизгелләр
Укучыларда аеруча гигант мәрсиннәр, белуга, форель һәм сирәк очрый торган альбинос чөгә (стерлядь) зур кызыксыну уятты.Мондый җанлы дәресләр балаларга табигатькә яңача карарга һәм әйләнә-тирә мохиткә карата сакчыл булырга өйрәтә. Сәяхәт укучыларга онытылмаслык хис-кичерешләр, яңа белемнәр һәм күтәренке кәеф бүләк итте. Фото: Советлар Союзы Герое А. П. Малышев исемендәге Столбище мәктәбе
Нет комментариев