2026 елның 21 ноябрендә Хәерби авылы мәдәният йортында якташыбыз, хөрмәтле мөгаллимә һәм шагыйрә Роза Хабулла кызы Кушминаның «Үзем булып калдым...» дип исемләнгән шигырьләр китабын тәкъдир итү кичәсе гөрләп узды.

Күңел җылысы, ихласлык һәм моң белән сугарылган әлеге әдәби-музыкаль бәйрәмгә авылдашлар гына түгел, Казаннан, күрше авыллардан бик күп мөхтәрәм кунаклар да кайткан иде. Чарада Хәерби авыл җирлеге башлыгы Равил Камил улы Зиннәтуллин, «Рауза» мәчетенең икенче имам-хатыйбы Илшат Насыйбуллин, «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Лаеш районы бүлекчәсе җитәкчесе Гәүһәрия ханым Вәлиуллина катнашып, шагыйрәгә иң җылы котлау сүзләрен җиткерделәр. Гәүһәрия ханым кичәгә үзенең шигъри күчтәнәчләре белән дә ямь өстәде.
Кичәдә Роза апаның гомер буе бергә эшләгән коллегалары — Сания апа Гайнетдинова, Столбище авылыннан килгән хезмәттәшләре, Саралан авылыннан дуслары, шулай ук «Чулман акчарлагы» әдәби берләшмәсе әгъзасы Люция Бикмуллина (Янтык авылыннан) катнашты. Очрашуның тагын бер сөенечле мизгеле — Роза апаның элекке укучысы, бүгенге көндә «Ватаным Татарстан» газетасында эшләүче якташыбыз Фәния Арсланованың кайтуы булды. Кичәнең истәлекле мизгелләрен ТНВ каналының «Манзара» тапшыруы хезмәткәрләре дә төшереп барды.
Әлеге җыентыкның дөнья күрүендә Роза апаның сеңлесе — Казанның Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында энциклопедияләр төзүдә хезмәт куйган Гөлшат ханымның өлеше гаять зур.
Бәйрәм барышында Роза Кушмина үзенең йөрәк түреннән чыккан шигырьләрен укыды, моңлы җырлар яңгырады. Кунаклар һәм авылдашлар шагыйрәне чәчәк бәйләмнәренә күмде, аның иҗатына һәм фидакарь хезмәтенә зур рәхмәтләрен белдерде. Кичә мул табын артында, кыска концерт номерлары белән үрелеп барган җылы әңгәмә һәм аралашу белән дәвам итте.
«Үзем булып калдым...» китабы — туган якка мәхәббәт, күңел кичерешләре һәм тормыш фәлсәфәсе чагылган олы иҗат җимеше. Яңа җыентык китап сөючеләр күңелендә лаеклы урынын табар, ә Роза Хабулла кызына киләчәктә саулык һәм яңа иҗат уңышлары теләп калабыз!
Нет комментариев