Лаеш районында яшәүчеләр «Географик диктант» яза алды
җәмгыять

Лаеш районында яшәүчеләр «Географик диктант» яза алды

Диктантның төп максаты — географик белемнәрне популярлаштыру, фәнгә һәм илебезнең милли мираска кызыксыну уяту.

 

2026 елда акция унын икенче тапкыр узды. Ул 2015 елдан бирле Россия География җәмгыятенең Попечительләр советы рәисе, Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән үткәрелә.

Быел диктантның форматы яңартылды. Элекке 40 сорау урынына төп вариантка 30 бирем кертелде. Беренче ун сорау киң билгеле географик фактларга багышланды. Калган биремнәрне үтәү өчен катнашучыларга белем генә түгел, логик фикерләү һәм эрудиция дә кирәк булды. Җавап сайлау мөмкинлеге булган сораулардан тыш, туры китерү һәм эзлеклелекне билгеләү биремнәре дә тәкъдим ителде. Катнашучылар Россия географиясе, табигый байлыклары, уникаль ландшафтлары, елга-күлләре һәм башка географик объектлар турындагы белемнәрен тикшерә алды.

Географик диктант — карталарны һәм координаталарны белүгә сынау гына түгел. Бу — илебезнең бай мирасы белән якыннан танышу мөмкинлеге. Акция музейларда һәм ерак авылларда узды, төрле һөнәр һәм төрле яшьтәге кешеләрне әйләнә-тирә дөньяга кызыксыну тирәсендә берләштерде. Үз җиреңне белү — аңа һәм табигый байлыкларына сакчыл карашның нигезе. Бу байлыкларны, шул исәптән, «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында да саклыйбыз.

Фото: Мария Павлова

 

 


Лаеш районында яшәүчеләр «Географик диктант» яза алды

Нет комментариев