Хезмәтләре — хөрмәткә лаек: Нармонка мәдәният йортында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен зурладылар
җәмгыять

Хезмәтләре — хөрмәткә лаек: Нармонка мәдәният йортында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен зурладылар

Нармонка мәдәният йортында «Алтын куллар данга күмелсен» дип аталган бәйрәм концерты узды.

Бу кичтә алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләделәр, авыл хезмәтчәннәре өчен бәйрәм концерты оештырдылар.

Чараның хөрмәтле кунаклары — Лаеш районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Артем Солягин, Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Виталий Германов һәм «Нармонка» агрофирмасы директоры Олег Солягин — авыл хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Алар авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә көндәлек тырыш хезмәтләре, дәрт-дәрманнары һәм туган җиргә чиксез мәхәббәтләре өчен ихлас рәхмәт белдерде.

Кичәндә 55 кеше бүләк алды. Ике хезмәткәр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасына, сигезе министрлыкның Рәхмәт хатына лаек булды. Ике хезмәткәргә район башлыгының, тагын алтысына Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. «Татагролизинг» АҖнең Рәхмәт хатын 17 кеше алды, ә «Нармонка» агрофирмасының Рәхмәт хатына 20 хезмәткәр лаек булды.

Тракторчылар, машина йөртүчеләр, төрле эш башкаручылар, агрономнар, бухгалтерлар һәм башка һөнәр ияләре өчен музыкаль бүләкләр әзерләнгән иде. Сәхнәдә Алсу Латыйпова, «Березка» ансамбле, Гөлнара Әхмәдиева, Рания Билалова һәм Юстина Гинятуллина чыгыш ясады. Алар бәйрәм кичәсенә аерым бер ямь өстәде.

Өстәлдәге икмәк, өйдәге җылылык, амбарлардагы мул уңыш үзеннән-үзе барлыкка килми. Һәр бөртек, һәр литр сөт, һәр тәрбияләнгән басу артында сезнең авыр, әмма изге хезмәтегез тора. Нәкъ менә шундый кешеләр турында шигырьләр язарга, җырлар җырларга, фильмнар төшерергә кирәк. Болар — хезмәт кешеләре, илебез хаклы рәвештә горурланган кешеләр.

Фото: Нармонка мәдәният йорты


Хезмәтләре — хөрмәткә лаек: Нармонка мәдәният йортында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен зурладылар

Нет комментариев