Лаешта яңа балалар мәйданчыгы төзелеше төгәлләнә
Олег Кошевой урамындагы 1 нче йорт ишегалдында тиздән «Безнең ишегалды» программасы буенча төзелгән балалар мәйданчыгы ачылачак. Уен зонасыннан тыш, биредә яңа эскәмияләр, урналар, асфальт юллар һәм яктырткычлар барлыкка килде.