Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
Милли проектлар

Лаешта яңа балалар мәйданчыгы төзелеше төгәлләнә

Олег Кошевой урамындагы 1 нче йорт ишегалдында тиздән «Безнең ишегалды» программасы буенча төзелгән балалар мәйданчыгы ачылачак. Уен зонасыннан тыш, биредә яңа эскәмияләр, урналар, асфальт юллар һәм яктырткычлар барлыкка килде.

 

Быел төзекләндерү эшләре Лаеш районының берничә территориясендә бара: Олег Кошевой, 1 һәм Коммуналь, 1 урамнарындагы ишегаллары, Лебедева, 43а, 43, 45, 47, шулай ук Горький, 34а урамнарындагы ишегалды. Иске Пристань авылында эшләр Васильев, 1а урамнарында бара.
Шулай ук 25 октябрь совхоз поселогында да үзгәрешләр бар. Биредә өч ишегалды төзекләндерелә: Почта урамы, 1 һәм Үзәк, 1, 3, 5, икенче урам — Почта урамы, 2, Үзәк, 7 һәм Мәктәп урамы, 15, шулай ук Фабрика урамы, 1-6. Усад авылында эшләр ДСУ, 6, 9 урамнарында бара.
Россиядә беренче һәм бердәнбер «Безнең ишегалды» программасы 2019 елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән эшли башлады. Бу вакыт эчендә Лаеш районында 40 йортны үзгәртеп корганнар инде.
Район матбугат хезмәте фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаешта яңа балалар мәйданчыгы төзелеше төгәлләнә