Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
яңалыклар

“Имин балачак” конкурсында катнашучыларны призлар көтә

Оештыручылар үз фотоларын конкурска җибәргән барлык катнашучыларны бүләкләргә булдылар.

Конкурсның җиңүчесе итеп Алексей Семенов (5 яшь) танылды. Икенче урында - Азамат Мөхәммәтситдыйков (4 яшь), өченчедә - Иван Майборода (4 яшь). Моннан тыш, барлык катнашучыларга да кызыксындыру бүләкләре тапшырылачак.

Конкурсны оештыручы - «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы Кама ягы” газетасы редакциясе. Конкурсның иганәчесе – Юл хәрәкәте иминлеге Дәүләт бюджет учреждениесе.

БАРЛЫК финалистларны һәм БАРЛЫК катнашучыларны бүләкләү 10 июнь көнне 14.00 сәгатьтә Лаеш шәһәренең Җиңү паркында булачак. Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга зур үтенеч: бүләкләү тантанасында катнашуыгыз турында 8 (84378) 2-57-49 телефоны аша хәбәр итегез. Тулырак мәгълүматны «Кама ягы» сайтында укыгыз: http://laishevskyi.ru.

(Реклама хокукында 6+)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев