Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
яңалыклар

Лаеш гаиләләренә ана капиталы сертификатлары тапшырылды

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Лаеш муниципаль районы ЗАГСында тантаналы рәвештә ана капиталы сертификатлары тапшырдылар һәм алтын туйларын билгеләп үтүче парны котладылар.

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Карсалов һәм Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Ирина Алешина гаиләләрне балалары туу белән котладылар, аларга сертификатлар, бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырдылар. Шулай ук барысы да Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсеннән бүләкләр алды.

Ана капиталы алу хокукын раслаучы документлар Кузнецовлар, Седовлар һәм Шулеповлар гаиләләренә бирелде. Алар алынган акчаларны торак шартларын яхшыртуга тотарга планлаштыралар.

Бәйрәмгә ярты гасыр яратышып һәм тату гомер иткән Кобзевлар гаиләсен чакырдылар. Юбилярлар поликлиникада, эшкә урнашу өчен медицина тикшерүе узганда таныша, ә 1970 елның 6 мартында тормышта иң мөһим карарларының берсен кабул итәләр өйләнешәләр. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Мария Бурцева Владимир Захарович белән Евдокия Ивановнага үткәннәргә кире кайтырга һәм яңадан балдаклар алмашырга, ә аннары Лаеш районының Мактау китабына язылырга тәкъдим итте, юбилярлар моны зур кәнагәтьлек белән башкардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев