Лаеш районының иң актив абунәчесе
Чираттагы ”Газетага язылган өчен смартфон” акциясе тәмамланды.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте «Газетага язылган өчен смартфон!» конкурсына йомгак ясады. Быел призлар уйнатуда 208 абунәче катнашты.
Җиңүчеләрне сайлап алу лотерея рәвешендә узды, ул теркәлгән акциядә катнашучыларның тәртип номерларына туры килә торган 1дән 208гә кадәр номерлы карточкаларны лототроннан алу юлы белән башкарылды. Ярышларны массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм чит күзәтүчеләрдән торган комиссия күзәтте. Смартфоннардан тыш, сарык йоныннан ун йон юрган уйнатылды.
Бәйге нәтиҗәләренә карамастан, кызыксындыру призлары һәр районда газетага иң актив язылучыларга тапшырыла. Лаеш районында ул Кече Елга авыл җирлегендә яшәүче Флера Гинатуллина. «ТАТМЕДИА»дан бүләкне – кәстрүлләр җыелмасын алырга редакциягә аның кызы Резедә Гинатуллина килде.
-Әнием инде 37 ел "Кама ягы" газетасының даими язылучысы, без шулай ук "Салават күпере", "Сабантуй", "Көмеш кыңгырау" журналларына язылабыз, балалар аларны рәхәтләнеп укыйлар. Конкурс үткәрелүне рекламадан белгәч, без язылу квитанцияләрен җибәрергә булдык, - дип сөйләде Резедә Рәшитовна. - Бүләк өчен рәхмәт, без алга таба да сезнең басмаларга язылуны дәвам итәчәкбез!
Акцияне оештыручы «ТАТМЕДИА» АҖ. Акцияне үткәрү вакыты: 2019 елның 1 ноябреннән 2020 елның 19 февраленә кадәр.
Реклама хокукларында
16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев