Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
яңалыклар

Россия ЭЭМның Лаеш районы бүлегендә яңа җитәкче

Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры полиция генерал-лейтенанты Артем Хохорин Лаеш районы бүлеге личный составына яңа билгеләнгән начальник Айрат Кәримовны тәкъдим итте. Элек ул Россия ЭЭМның Казан шәһәре буенча №9 “Сафиуллин” полиция бүлеге начальнигы вазифасын биләгән.

Артем Хохорин Кәримовның хезмәт итү вакытында үзен профессионал һәм грамоталы җитәкче итеп танытуын билгеләп үтте.

-Айрат Геннадьевич тәҗрибәле җитәкче, “Дербышки” полиция бүлегендә җинаятьләрне тикшерү бүлекчәсе начальнигы, аннан Казанның иң зур полиция бүлегендә – “Авиатөзелеш” бүлегендә-  җинаятьләрне тикшерү бүлекчәсенә уңышлы җитәкчелек иткән, - дип басым ясады министр. Соңрак “Савиново” полиция бүлеге начальнигы итеп билгеләнә, тиз арада аны алдынгылар арасына чыгара һәм бүгенге көнгәчә “Сафиуллин” полиция бүлегенә җитәкчелек итә.

Ведомство башлыгы җитәкчелекне алыштыру кирәкле эш темпы алырга ярдәм итәр дип ышаныч белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш муниципаль районы Лаеш районы. Реклама көн темасы