Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Татарстанда көрәш буенча дөнья чемпионатында тамашачылар милли көрәшнең дүрт яңа төрен күрәчәк

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 23-26 июньдә билбау көрәше буенча яшүсмерләр арасында дөнья чемпионатында һәм дөнья беренчелегендә 27 илдән 200дән артык спорчы җыелачак.

Ярышларны йомгаклау өлешендә 11 авырлык категориясендә чемпионатның хәлиткеч көрәшләре, шулай ук сумо буенча халыкара ярышларның һәм яңа дисциплиналар буенча дөнья чемпионатларының финаллары узачак: пляж көрәше (ком белән капланган мәйданда көрәш), атларда көрәш (атларга атланып билбау көрәше).

Дөнья чемпионатында һәм беренчелегендә 18 яшькә кадәргә егетләр һәм ир-атлар арасында 60 килограммнан алып 130 килограмнан артык авырлык категориясендә һәм абсолют авырлык категориясендә 11 комплект бүләк уйнатылачак.

Сайлап алу сугышлары Байлар Сабасында, ә финал уеннары һәм тантаналы чаралар 24 июньдә Саба районының Мингер авылында MINGER этно-фестиваленең махсус мәйданчыгында узачак.

Дүрт тапкыр олимпия чемпионы Александр Попов, Олимпия чемпионнары Алексей Мишин, Морат Карданов һәм Шамил Хисаметдиновның килүе көтелә.
Көрәш буенча дөнья чемпионатының абсолют авырлык категориясендә җиңүчегә ТР Рәис Рөстәм Миңнеханов биргән автомобиль тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы көрәш Мингер авылы