Татарстаннан мобилизацияләнгәннәр балаларына 20шәр мең сум түләячәкләр
яңалыклар

Татарстаннан мобилизацияләнгәннәр балаларына 20шәр мең сум түләячәкләр

​​​​​​​ТР Министрлар Кабинетында шундый карар кабул иттеләр.

Татарстанда әтисе өлешчә мобилизацияләнгән балигъ булмаган һәр бала 20 мең сум күләмендә бер тапкыр түләнә торган түләү алачак.

Мондый ярдәм чарасы социаль якланганлык дәрәҗәсен күтәрү максатыннан үткәрелә.

Мөһим: бу түләү дәүләт социаль ярдәме һәм башка социаль ярдәм чаралары алуга матди тәэмин ителеш күләмен исәпләгәндә исәпкә алынмый.

Пособиегә акчалар Татарстан Хөкүмәте резерв фондыннан бүленә. Бу карар үтәлешенә контрольлек итү ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына йөкләнә. Шуңа күрә бу түләүне алу буенча барлык сораулар белән социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә.

Исегезгә төшерәбез, өлешчә мобилизация 2022 елның 22 сентябреннән башланды. Рөстәм Миңнеханов район һәм шәһәр башлыкларына “безнең республикадан мобилизацияләнгән һәр кешенең гаиләсен шәхси контрольгә алырга” кушты.

Менә кайтаваз бар инде. Мәсәлән, Казанда мобилизацияләнгәннәрнең балаларына театрларга һәм спорт объектларына бушлай йөрү хокукы бирелде.


Лаеш районы камская новь кама ягы

Нет комментариев