Лаеш мәктәп укучылары урманда яшәүче җәнлекләр өчен җимлекләр куйдылар һәм аларга җим салдылар
“Экстрим” ЭКОотряды әгъзалары кыргый җәнлекләргә кышны җиңелрәк чыксыннар өчен җимлекләр урнаштыру акциясендә катнаштылар.
Автор фотосы
Б.К. Кузнецов исемендәге Лаешның 2нче мәктәбе химия һәм биология укытучысы Светлана Пермякова җиденче һәм унынчы сыйныфлар укучылары өчен биология дәресен табигатьтә үткәрде. Балалар ТР биоресурслар буенча дәүләт комитеты вәкиллләре белән бергә Красное Знамя торак пункты янындагы урманга бардылар. Куе агачлар арасында аларны буш агач җимлекләр каршылады.
ТР биоресурслар буенча дәүләт комитетының район бүлеге җитәкчесе Михаил Ерошомов бу акциянең өченче мәртәбә үтүе турында сөйләде. Көзли һәм язлый ведомство хезмәткәрләре мәктәп балалары белән бергә җимлекләр урнаштыралар һәм республиканың аучылык җирләрендә кыргый җәнлекләрне ашаталар.
-Җыелу урыны һәрчак алышына. Аларны ашатып без җәнлекләрнең күпләп күченүенә юл куймаска тырышабыз. Чөнки тирән карда аларга хәрәкәтләнү кыен була. Янәшәдә җимлек булса, тамак ялгагач еракка китү өчен сәбәп юк, - дип басым ясады Михаил Михайлович. – Без бүген куяннар җимлекләренә ашлык, тоз салдык һәм пошилар, кәҗә боланнар өчен кипкән ботаклар элдек.
Балаларның бер өлеше азык салган чиләкләрне алып аларны бер-берсеннән ераккарак урнаштырылган җимлекләргә салдылар. Икенчеләре агач кәүсәләренә “себеркеләр” элделәр. Шул ук вакытта укытучы мәктәп балаларына кышкы чорда урманда яшәүчеләргә ярдәм кирәклеге, шулай ук балалар көзге яфраклар һәм агач төпләреннән тапкан гөмбәләр турында сөйләде.
-Мин монда беренче тапкыр. Бу килү миңа ошады. Без җимлекләр урнаштырдык һәм урман җәнлекләрен ашаттык, алар хәзер кышлый ач булмаслар, - дип сөйләде 7б сыйныф укучысы Айгөл Вәлитова.
Укучылар тоз салу өчен урын ясауны күзәттеләр. Киселгән агачта (Лаеш урман хуҗалыгы ризалыгы белән) озынча улак ясалды, аңа эре бөртекле тоз салдылар. Мондый тоз “савыты” икеләтә җимлек булып хезмәт итә – кайрысы куяннарга һәм пошиларга азык өстәмәсе дә була.
-Без балалар белән бу акциядә өченче тапкыр катнашабыз инде һәм ел саен ниндидер яңалыклар белән танышабыз. Узган елда без поши эзләре күрдек. Быел ауган агачтан җәнлекләр өчен җимлек ясап булуын күрдек, - дип аңлатма бирде акциягә укытучы. – Аннан соң, мәктәптә, балалар дуслары һәм сыйныфташлары белән тәэсирләрен уртаклашалар, урманда нәрсәләр күрүләре турында сөйлиләр. Урманга барырга теләк белдергән балалар саны елдан ел арта.
Дәүләт комитеты вәкилләре урманда мәктәп балаларына үзләре оештырган мондый баруларның файдасы турында сөйләделәр. Бу юлы 200 кг азык алып килгәннәр, сезон дәвамында һәр аучылык хуҗалыгында җимлекләргә якынча 80 тонна азык салалар.
-Акциядә мин беренче тапкыр гына катнашмыйм, - дип уртаклаша унынчы сыйныф укучысы Виктория Золотоверхова. – Кышлый кыргый җәнлекләргә булышу бу чыннан да бик яхшы.
ТР биоресурслар буенча дәүләт комитеты вәкиле балаларны кыргый хайваннар дөньясын саклауга керткән өлешләре өчен мактады һәм аларга табигатькә сакчыл мөнәсәбәтләре өчен истәлек-сувенирлар таратты. Химия һәм биология укытучысы Светлана Пермяковага Татарстан Республикасысы табигый территорияләренең биологик төрлелеге турында китап тапшырды.
-Без яшь буынны табигатьне, кыргый җәнлекләр дөньясын сакларга өйрәтергә тиешбез. Мондый акцияләр хайваннарны саклау һәм арттыру, шулай ук алар өчен уңайлы шартлар тудыру максатыннан үткәрелә, - диде Михаил Ерошомов.
Нет комментариев