Лаеш районында ришвәтчелеккә каршы эшләрне координацияләү буенча комиссиянең чираттагы утырышы булды.
Авыл җирлекләре башлыклары чакырылган утырышка район башлыгы Илдус Зарипов рәислек итте.
Көн тәртибендә бик тә мөһим мәсьәләләр бар иде. Мәдәният бүлегенең баш методисты Елена Тронина мәдәният өлкәсендә ришвәтчелеккә каршы эшчәнлек оештыру турында сөйләде. Чыгыш ясаучы районның мәдәният учреждениеләрендә, уку йортларында, балалар бакчаларында ришвәтчелеккә каршы пропагандага багышланган чараларны яктыртты, мәнфәгатьләр каршылыгы булдырмауга кагылган мәсьәләләрне көйләүче нормаларны саклау кирәклегенә басым ясады.
Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Сергей Рыбаков күп балалы гаиләләргә җир участоклары бирүдә ришвәтчелекне кисәтү буенча эшләр хакында бәян итте. Бу мәсьәләнең көн үзәгендә булуын комиссия рәисе – Лаеш район башлыгы Илдус Зарипов та билгеләп үтте, ул бу өлкәдә барысы кызыксынган затлар өчен үтә күренмәле һәм ачык булырга тиешлегенә басым ясады. Башлык күп балалы гаиләләргә җир участоклары бүлгәндә быелның августында гамәлгә кергән закондагы үзгәрешләрне күздә тотарга кушты.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фәнис Шәмсетдинов башкарма комитетның эшмәкәрлек эшчәнлеген үстерүгә ярдәм итүе һәм булышуы турында сөйләде. Ә комиссия рәисе Илдус Зарипов районда яңа бизнес-мәйданчыкларны үстерү кирәклеге турында, җитештерү урыннары санын һәм эш урыннарын якында булдыру турында искәртте.
“Земля” МУП директоры Чулпан Сидорова комиссия әгъзалары өчен җир участоклары һәм муниципаль милекне сатулар өлкәсендә ришвәтчелекне кисәтү буенча эшне оештыру турында мәгълүмат әзерләгән. Район башлыгы ярдәмчесе – комиссия секретаре Марина Карпова республикада 2022 елның беренче яртысында ачыкланган ришвәтчелек очракларына күзәтү ясады.
Утырышны йомгаклап район башлыгы Илдус Зарипов районда ришвәтчелеккә каршы эш оешкан төстә һәм җаваплылык белән үткәрелә, дип ассызыклады.
Нет комментариев