Василий Нохратский: “Резерв һәрчак булырга тиеш”
җәмгыять

Василий Нохратский: “Резерв һәрчак булырга тиеш”

Кайда гына булсалар да интернационалист сугышчылар хәрби антка, хәрби һәм кешелеклелек бурычларына һәрчак тугры булдылар.

27 ел армиядә хезмәт иткән, Лаешта туып үскән Василий Нохратский, Әфганстанда хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан. Шуңа күрә элекке офицер Украинадагы вакыйгаларна күзәтеп бара.

Без бүген Василий Петрович белән патриотизм турында, резерв Татарстан батальоны төзү турында сөйләшәбез.

-Василий Петрович, Сезнең карашча, нәрсә ул патриотизм?

-Мөгаен, беренче чиратта, Ватанга тугрылык, аның мәнфәгатьләренә хезмәт итәргә омтылу. Бу аны яклауга, саклауга әзер булу – хәтта үз гомерең исәбенә дә. Патриотизм сүздә түгел, ә эштә, чынбарлыкта булырга тиеш.

- Безнең илдә, Сезнеңчә, патриотизм дәрәҗәсе нинди?

-Ә Сез соцчелтәрләрдәге материалларга язылган фикерләрне укыйсызмы? Алар безнең илдә Украинадагы махсус хәрби операцияне ничек кабул итүләрен бик ачык күрсәтә. Безнең халыкның хәтере яхшы. Аннан фашистларның Бөек Ватан сугышы елларында кылган ерткычлыкларын онытып буламы соң. Украинадагы неонацистлар – бу бәла, безнең илебез өчен генә куркыныч түгел. Россия Украинада гөрләп чәчәк аткан фашизмга каршы көрәш ачты. Моны аңлап була. Тагын бер мөһим фактор -  анда тарихны яңа баштан язалар, украиннарны булмаган нәрсәләргә ышанырга мәҗбүр итәләр. Бөек Ватан сугышы батырларына куелган һәйкәлләрне җимерәләр, фашистлардан да нык явыз булган бандеровчыларны мактыйлар. Бар нәрсәдә русларны гаеплиләр. Украина НАТОның Россиягә һөҗүм итү мөмкинлеге булган территориягә әйләнеп бара. Шуңа күрә Украинадагы махсус хәрби операция Җир йөзендә тынычлык өчен бара.

-Хәзер резерв Татарстан батальоны төзелә. Ә Сез аның составына керер идегезме?

-Яшьрәк булсам, уйлап та тормас идем! Мондый резерв батальон зарурлык ул. Һәрчак һәм бар нәрсәдә запас, ниндидер резерв булырга тиеш. Дөнья тыныч түгел бит. Бу безнең гаеп түгел. Россия башка дәүләтләр белән үзара эшләргә, хезмәттәшлек итәргә әзер. Әмма безгә яныйлар, яхшы хуҗа кышка запас ясаган кебек, безнең хөкүмәт тә резерв батальоннар төзи башлады һәм контракт буенча хезмәт итүчеләргә зур дивидендлар түләргә һәм шактый ташламалар ясарга ... әзер. Һәм бу дөрес карар.

Белешмә өчен:

Василий Петрович Нохратский – Лаешта туган. 1982 елның сентябреннән 1984 елның ноябренә кадәр Әфганстан Демократик Республикасында булган. СССР КГБның аерым бүлек өлкән оперуполномоченные. Бүләкләре: “Сугышчан хезмәтләре өчен” медале, Кызыл Йолдыз ордены.


Лаеш районы Резерв һәрчак булырга тиеш

Нет комментариев