Орел авыл җирлегендә “Урманнарны саклыйбыз” Бөтенроссия акциясе үткәрделәр.
Автор фотосы
Шимбә көнне, 2022 елның 8 октябрендә, Лаеш районы һәм Татарстан урман ресурсларын саклауга юнәлтелгән экологик чарада 200дән артык активист катнашты.
Волонтерларга һава торышы яхшы булды: Лаеш районы урманнары янындагы территорияләргә 15000 нарат үсентесе утырттылар. Акциядә иреклеләр отряды, Шәһәр яны урман хуҗалыгы ГКУның Матюшино һәм Столбище участок урманчылары катнашты. Акция тәмамлангач учакта пешкән бәрәңге, самавыр чәе һәм ботка белән сыйландылар.
Матюшино урманчылыгының участок урманчысы Нурсил Гыйбадуллин акциянең 2019 елдан үткәрелүе турында әйтеп китте, шул вакыттан ел саен уза.
-Урман ресурсларына сакчыл мөнәсәбәт һәм табигаткә мәхәббәт шундый массакүләм эко-чаралар аша формалаша. “Урманнарны саклыйбыз” табигый ресрусларны кайгырту, хезмәтнең кадерен һәм җаваплылыкны арттыра, - дип йомгак ясады Нурсил Фоат улы. Ул утыртылган агачларның барысы даими контрольдә булуына басым ясады, алар ел саен инвентарьлаштыру үтәләр.
Татарстанда акция 130 мәйданчыкта үтте. 20 меңгә якын кеше 595 гектарда 2 миллион данә агач утыртылды.
Өч елда анда катнашучылар 150 миллион агач утырттылар. Экологик инициативаны чын мәгънәсендә Россиядә иң эреләрнең берсе дияргә була.
Нет комментариев