Лаеш районында яшәүчеләрнең яшь буыны язны кошлар өчен җимлекләр белән каршы ала
җәмгыять

Лаеш районында яшәүчеләрнең яшь буыны язны кошлар өчен җимлекләр белән каршы ала

Усадның «Умные дети» балалар бакчасында канатлыларга ярдәм итүгә зур игътибар бирелә.

Атна буе кошларга һәм аларны яклауга багышланган чаралар үткәрелде. Бу атнада Халыкара кошлар көне билгеләп үтелде. Бу көнне «Art Kids» төркемендә тәрбияләнүчеләр бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр: нинди канатлы дуслар ел буе безнең белән янәшә яшиләр, ә кайсылары яз көне җылы яклардан кайталар — балалар урман буйлап виртуаль сәяхәттә булдылар. Йомгаклап, балалар кошларга өй туе оештырдылар. Алар җимлекләрне үз куллары белән ясаганнар, канатлы дусларын урнаштырганнар һәм кошлар турында кайгыртырга вәгъдә иткәннәр.

Тематик атна кысаларында «Сипкелләр» төркемендә «Кошлар җимлеге» мәгълумати дәресе үткәрелде. Балаларга кош җимлекләре турында элементар күзаллаулар бирелде, кошларга карата яхшы мөнәсәбәт, аларны кайгырту теләге формалаштырылды.

Тәрбиячеләр балалар белән катыргы тартмадан җимлек ясадылар, кошларга азык тутырдылар һәм кичен әти-әниләре белән җимлекне өй янәшәсендәге агачка элеп куйдылар. Балалар шулай ук әти-әниләре белән өйдә ясаган җимлекләрне алып килделәр. Балалар һәм өлкәннәр чиратлашып аларга азык өстәргә килештеләр. Җимлекләрне балалар әти-әниләре белән өйләре янындагы агачларга да элеп куйдылар.

Балалар безнең белән янәшә яшәүче барлык кошларның да ярдәмгә һәм кайгыртуга мохтаҗ булуын беләләр, шуңа күрә алар даими рәвештә канатлы дусларын ашаталар.

Фото: Усадның «Умные дети» балалар бакчасы


Лаеш районында яшәүчеләрнең яшь буыны язны кошлар өчен җимлекләр белән каршы ала

Нет комментариев