Цифрлы белем һәм күнекмәләрне Бөтенроссия «IT-диктанты»нда тикшерергә мөмкин булачак
төбәк яңалыклары

Цифрлы белем һәм күнекмәләрне Бөтенроссия «IT-диктанты»нда тикшерергә мөмкин булачак

Нибары киләсе атнада ук, 2026 елның 11 сентябреннән 13 сентябренә кадәр, еллык Бөтенроссия «IT-диктант» мәгърифәтчелек акциясе узачак.

Әлеге чара 2018 елдан бирле Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы ярдәмендә оештырыла.

Теләге булган һәркем үзенең база һәм алдынгы цифрлы күнекмәләрен тикшерә алачак. Катнашучыларга 32 сорауга җавап бирергә туры киләчәк

Диктант сораулары 7 төп юнәлешне үз эченә ала:Цифрлы куркынычсызлык;Мәгълүматны тәнкыйди кабул итү;Финанс операцияләре;Җайланмалар белән эшләү; Контент булдыру;Социаль челтәрләрдә хосусыйлык (приватлык);Мәгълүмат эзләү, цифрлы кулланыш һәм онлайн-сервислар.

Катнашу кагыйдәләре:

Платформа: Акция ит-диктант.рф сайтында узачак. Тестларны үтү 2026 елның 11 сентябрендә Мәскәү вакыты белән төнге сәгать 00:00 дә башлана. Биремнәрне үтәү өчен 60 минут бирелә. Һәр катнашучы җыйган баллары күрсәтелгән исемле сертификат алачак.
Белешмә өчен: 2025 елда әлеге тестны узуда 89 төбәктән 390 мең кеше катнашкан иде. Уртача нәтиҗә 75 баллны тәшкил итте.


Цифрлы белем һәм күнекмәләрне Бөтенроссия «IT-диктанты»нда тикшерергә мөмкин булачак

Нет комментариев