Лаеш районында «Комплекслы куркынычсызлык» XVI халыкара салоны үз эшен башлады
төбәк яңалыклары

Лаеш районында «Комплекслы куркынычсызлык» XVI халыкара салоны үз эшен башлады

Тарихта беренче тапкыр Россия МЧС күргәзмәсе Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән читтә уза.

«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә куркынычсызлыкны тәэмин итү чараларының «Комплекслы куркынычсызлык» («Комплексная безопасность») XVI Халыкара салоны ачылды.

Салонда дөньяның берничә иле предприятиеләре, оешмалары һәм башка структуралары катнаша. Тамашачылар 80 берәмлек коткару техникасын, шул исәптән янгын сүндерү поездын, вертолетларны, пилотсыз аппаратларны (дроннарны) һәм робототехника комплексларын күрә алачак. «Янгын сүндерүче Олимп» ярышлары һәм янгыннан саклау хезмәте оешуның 380 еллыгына багышланган янгын эстафетасы узачак. 

Чараны үткәрү өчен Комлы Ковал авылында заманча уку-тренировка полигоны булдырылды. Киләчәктә ул Россия һәм чит ил белгечләрен укыту өчен кулланылачак.Тамашачыларга тормышның төрле өлкәләрендә куркынычсызлыкны тәэмин итү өлкәсендәге казанышлар күрсәтеләчәк. Өч көн эчендә, 2026 елның 3 сентябреннән 5 сентябренә кадәр, "Казан Экспо«да 25тән артык төрле чара планлаштырылган. Биредә әйдәп баручы экспертлар катнашында 20дән артык конференция, түгәрәк өстәлләр һәм стратегик сессияләр, шул исәптән «Куркынычсыз Арктика — 2027» («Безопасная Арктика — 2027») сессиясе узачак.

Фото: Татар-информ


Лаеш районында «Комплекслы куркынычсызлык» XVI халыкара салоны үз эшен башлады

Нет комментариев